Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең иң яхшы шәфкать туташлары – кемнәр алар?

Әлмәттә «2015 елның иң яхшы шәфкать туташы»н ачыкладылар.

Бүген Әлмәтнең сәламәтлек саклау тармагында 2 меңнән артык шәфкать туташы хезмәт куя. Аларның һөнәри бәйрәме уңаеннан Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм узды. Анда үзәк район шифаханәсе, 3 нче шәһәр поликлиникасы, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе, онкология, психоневрология һәм туберкулезга каршы диспансерлар хезмәткәрләре катнашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 3 нче шәһәр поликлиникасыннан Ләйсән Надыршина җиңүче исемен яулады. Икенче урында - психоневрология диспансерыннан Марина Башатова, өченчедә - перинаталь үзәкле балалар шифаханәсеннән Резеда Гафиятуллина.

Җиңүчеләргә дипломнар, чәчәкләр, бүләкләр белән беррәттән, бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районының иң яхшы шәфкать туташларына район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса