Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең иң спорт сөючән гаиләсен ачыкладылар

Шушы көннәрдә "Районның иң спорт сөючән гаиләсе" дигән фестиваль булып узды.

Физкультурачы көне ункөнлеге кысаларында һәм якынлашып килүче Республика көне уңаеннан уздырылган чарага 100 дән артык гаилә, барлыгы 300 ләп кеше килгән иде. Ул көнне "Алнас" шәһәр стадионында чын-чынлап спорт Сабантуе гөрләде. Инде 4 ел рәттән уздырылган бу спорт бәйрәменә гаиләләре һәм туганнары белән җыелу күпләр өчен матур бер гадәткә әйләнеп бара.

- Гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең иң кадерле, төп байлыгы булып

тора. Бүген бирегә үрнәк булырдай гаиләләр җыелган. Шушы ярышларда бердәм катнашып, сез башкаларга да ничек итеп дөрес яшәргә кирәклеген күрсәтәчәксез. Әлмәт районында спорт белән шөгыльләнү өчен шактый зур эшләр эшләнелә. Быел гына да ишегалларында 5 спорт мәйданчыгы ачылды, авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә балалар өчен заманча уен мәйданчыклары булдырылды. Районда барлыгы 600 гә якын спорт объекты бар. Бу бик яхшы күрсәткеч, - диде социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин. Спортны пропагандалау һәм физик тәрбия бирүдә үзләреннән саллы өлеш керткән Әлмәт укытучыларына Рәхмәт хатлары шәһәр стадионы мәйданында тапшырылды.

Шулай ук фестивальне ачу өлешендә узган ел бәйгедә беренче урын алган иң спортчан Симакиннар гаиләсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты исеменнән быел бәйгедә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

Спорт уеннары башланыр алдыннан фестивальнең иң күңелле өлеше булды - бөтен кеше дә бердәм булып зарядка ясады. "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары ул көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны үзләренең бурычлары итеп алган иде.

 

Алсу Фәттахова:

- Әлеге фестивальдә ел да катнашабыз. Гаилә белән күңелле итеп вакыт уздыру өчен менә дигән бәйрәм бу. Спорт безнең өчен ят түгел. 3 балабызны да кече яшьтән үк спортка тартып тәрбияләргә тырышабыз. Моңа, махсус спорт секцияләренә йөрүдән тыш, иң элек буш вакытта велосипедта йөрү дә керә дип уйлыйм. Бала физик яктан нык булып үсәргә тиеш.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса