Әлмәтне Европа киңлегендә танытты
Әлмәтнең Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Ильяс Зиннуров яшүсмерләр арасында уздырылучы грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә бронза призеры булды.
Ярышлар Польшаның Краков шәһәрендә 27-30 июнь көннәрендә узды. Әлмәт егете 57 кг авырлык категориясендә көрәште.
Европа беренчелеге финалында Ильяс Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Нидерландтан килгән көндәшләрен җиңеп, 2019 елда Россия беренчелегендә җиңеп чыккан Абдулла Сәлимовка гына бирешә.
Йомгаклау ярышларында Ильяс Грузия көрәшчесен җиңеп бронза медаль яулады.
Әлеге югары уңышларга ирешүдә аның тренерлары Тимур Зәйнуллин, Данил Корнилов һәм Эдуард Гаджиевның да өлеше зур
Моннан тыш, ул май аенда Владимир шәһәрендә узган Россия беренчелегенең көмеш призеры булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа