Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең берничә төзелеш оешмасы экологларның кара исемлегенә эләккән

Кайчакларда изге гамәлләр кылып, әллә уйлап, әллә уйламыйча, начарлыкка да урын калдырабыз шул.

Әлеге язмада сүз барачак оешма, мөгаен, артык чыгым түкмәс өчен кырын юлны сайлагандыр. Ләкин ул шул гамәле белән табигатькә зур зыян китергән, хәзер исә үзенең дә финансларына "зыян" киләчәк.

"Основа С" җәмгыяте экологларның кара исемлегенә эләкте - мәктәпләрдә капиталь ремонт ясаганнан соң, төзүчеләр чүп-чар һәм төзелеш калдыкларын полигонга түгүне кирәк тапмыйча, бакчачылык ширкәтләренең берсенә илтеп аудара. Моннан тыш, алар куркыныч саналучы беренче класслы калдыклар - люминесцентлы лампаларны да шунда ук түгә. Оешма хезмәткәрләренең әлеге адымы бик кыйммәткә төшмәгәе - Экология һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов предприятие җитәкчелегенең җавап тотачагын әйтте. Бу әле бер генә очрак. "Основа С" җәмгыятеннән тыш мәктәпләргә капиталь ремонт ясаган тагын 8 подрядчы төзелеш калдыкларын билгесез тарафка чыгарган. Инспекторлар йокламый, алар тикшерү эшләрен алга таба да дәвам итәчәк. Бары тик 3 кенә оешма кагыйдәләргә җаваплы караган, шуның белән алар үз исемнәренә дә тап төшермәде, табигатькә дә зыян салмады.

Шәһәрдә генә түгел, кайбер авыл җирлекләрендә дә көнкүреш калдыкларын махсус полигоннарга илтеп түгү оештырылмаган икән. Атап әйткәндә, Иске Михайловка, Тайсуган, Мәмәттә боҗралы җыю һаман да юк. Әмма бер ай эчендә әлеге авылларда да тәртип урнашырга тиеш - район башлыгының таләбе шундый.

Баш эколог сүзләренә караганда, чүп түгү мәсьәләсе көн кадагыннан төшәргә дә уйламый. Әлеге проблеманы хәл итү юнәлешендә алып барылган көрәшнең нәтиҗәсе бар, әлбәттә. Мәсәлән, ел башыннан идарә тарафыннан 88 санкцияләнмәгән чүп түгү урыны ачыкланган, шуның 84 е юкка чыгарылган. Әмма халык үзе "ярый-ярамый"ның асылына төшенмичә, чисталык урнашыр микән?

Табигатькә зыян килүнең тагын бер мисалы бар: күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән участокларда нефть табылган. Әмма бу табыш бирә торган очрак түгел, кирәге булмау сәбәпле бирегә түгелгән кара алтын. Әлмәт шәһәр суды, шәһәр прокурорының дәгъвасы буенча "СЗМН" җәмгыятенә 2015 елның 31 августына кадәр нефть продуктлары белән пычранган җирләрне рекультивацияләүне йөкләгән. Биредә эшләр башланган инде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250