Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең 2 нче лицеенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды

Бүген Әлмәт районы һәм шәһәре мәктәпләре чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен иң истәлекле көннәрнең берсе - унбер ел дәвамында дәрескә һәм тәнәфескә чакырып меңнәрчә тапкыр шалтыраган кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады.

Соңгы кыңгырау зур юлга, мөстәкыйль тормышка атлауның беренче көне. Бүгенге укучылар аңа әзерме?
- Әзер! Безне авырлыклар куркытмый, - җавап бирде әлеге сорауга калабызның 2 нче лицейның чыгарылыш укучылары.
Агымдагы елда 2 нче лицейнының унберенче сыйныфын 100 укучы тәмамлый. Дүртесе - Регина Сагирова, Карина Гыйрфанова, Айдар Исхаков, Динара Әхмәтҗанова алтын медаль дәгъвалый. Әлбәттә, яңа таләпләр буенча алар медаль алу өчен бердәм дәүләт имтиханнарын 75 баллдан да ким бирмәскә тиешләр. Тагын алты укучы мәктәпне "бик яхшы" билгеләре генә булган аттестат белән тәмамларга җыена. Барысын да БДИ хәл итә. Лицей укучыларының күпчелеге мәҗбүри фәннәрдән тыш ирекле имтихан итеп физика, информатика, химия, җәмгыять белемен сайлаган.
Сүз уңаенда шунысын да билгеләп үтәсе килә, быелгы чыгарылыш укучылары арасында да үзләренең төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда танытучылар бар. 2 нче лицей бу уку елында олимпиадаларда 60 призлы урын яулаган. Бүген мәктәп кыңгыравы белән хушлашкан Булат Ибраһимов республика күләмендә физика фәненнән беренче урын яулаган. Айдар Исхаков җәмгыять белеменнән, Ләйсән Сәлимгәрәева геологиядән призлы урын яулаган.
Чыгарылыш укучыларына теләкләрен җиткерүчеләр күп булды: укытучылары, әти-әниләр белән беррәттән мәгариф идарәсе вәкилләре, шефлар һәм, әлбәттә инде, беренче сыйныф укучылары да.
Һәркемнең йөзендә шатлык та, моңсулык та, хәтта күз яшьләре дә. Соңгы кыңгырау әнә шулай күңелләрне эретә.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса