Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең 14 медицина хезмәткәре Сочи Олимпиадасына барачак

Әл­мәт­нең 14 ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­рен­нән тор­ган ко­ман­да­сы Со­чи Олим­пи­а­да­сы­на әзер­лә­нә. Спорт ча­ра­сын­да хез­мәт күр­сә­тү­гә Әл­мәт ме­ди­ци­на көл­ли­я­те, мед­сан­часть, үзәк ра­йон хас­та­ха­нә­се, ашы­гыч яр­дәм стан­ци­я­се һәм ба­ла­лар хас­та­ха­нә­се вә­кил­лә­ре ки­тә­чәк.

Өч хи­рург, ике трав­мо­то­лог, бер нев­ро­лог, бер пе­ди­атр, ике ашы­гыч яр­дәм та­би­бы һәм дүрт фельд­шер - бы­ел җәй Уни­вер­си­а­да да эш­ләп кайт­кан әле­ге та­биб­лар­ның зур спорт ча­ра­сын­да хез­мәт күр­сә­тү тәҗ­ри­бә­се бар. Иң мө­һи­ме, әле­ге ва­кый­га ша­һи­ты бу­лу те­лә­ге зур.

Со­чи­да­гы Олим­пия һәм па­ра­лим­пия уен­на­рын­да ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сә­тү­не оеш­ты­ру бу­ен­ча мәгъ­лү­мат бе­лән Глеб Ша­ро­нов та­ныш­тыр­ды. Со­чи­га юнә­лә­чәк төр­кем­нең җи­тәк­че­се ике көн­лек сә­фәр­дә Олим­пи­а­да объ­ект­ла­ры бе­лән та­ны­шып, се­ми­нар прог­рам­ма­сы тың­лап кайт­кан.

Аның сүз­лә­рен­чә, бу кыш­кы уен­нар иң ком­пакт­лы­сы бу­ла­чак. Чем­пи­он исе­ме өчен кө­рәш тау­да һәм яр бу­ен­ча ур­наш­кан 11 объ­ект­та план­лаш­ты­ры­ла. Һәм­мә­се ал­дын­гы тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­нып тор­гы­зыл­ган. Без­не­ке­ләр 7 фев­раль­дән 23 енә ка­дәр 2014 ел­гы Олим­пия һәм 7 март­тан 16 сы­на ка­дәр па­ра­лим­пия ярыш­ла­рын­да эш­лә­я­чәк. Сүз уңа­ен­да, уен­нар­да 280 нән ар­тык ме­дик хез­мәт күр­сә­тә­чәк.

Глеб Ша­ро­нов хез­мәт­тәш­лә­рен шу­лай ук акк­ре­ди­та­ция кар­та­сы, спорт ча­ра­ла­ры зо­на­сы, ме­дик­лар­ның хо­кук­ла­ры, по­лик­ли­ни­ка­лар­ны җи­һаз­ла­ны­шы, ме­ди­ци­на до­ку­мен­та­ци­я­се һәм баш­ка­лар ту­рын­да да аң­лат­ма бир­де.

Фи­кер алы­шу­лар­дан һәм кә­еф­тән кү­рен­гән­чә, Әл­мәт ме­дик­ла­ры Олим­пия вах­та­сы­на әзер.

Ләй­лә­гөл МИ­НА­Е­ВА әзерләде

Фото:almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250