Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне юбилейлар уңаеннан Фәрит МӨХӘММӘТШИН тәбрикли

Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һәм кадерле якташларымны берьюлы ике истәлекле юбилей - туган шәһәребезнең 60 еллыгы һәм Татарстанда нефть чыганаклары эшкәртелә башлауның 70 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

1943 елда сәнәгый әһәмияткә ия булган тәүге нефть чыганагының ачылуы республикабыз көньяк-көнчыгыш төбәгендәге караңгы авылның тормышын тамырдан үзгәртте. Җир куенына беренче булып юл яручыларның фидакарь хезмәте бәрабәренә Әлмәт авылы тарих үлчәме белән барлаганда кыска гына вакыт эчендә заманча эре шәһәргә - Татарстанның нефтьчеләр башкаласына әверелде. Бүген Әлмәт - икътисади яктан куәтле, социаль-мәдәни инфраструктурасы яхшы үскән алдынгы индустриаль үзәк. Биредә яшәү, уку, эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Борынгы тамырларыгызга һәм рухи чишмә башыгызга уникаль-сак карашыгыз, туган табигатегезне саклауга зур игътибар бирүегез республикадан читтә дә киң билгеле.

Чын күңелдән әлмәтлеләргә хәерле гомерләр, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге-хөрлеге, билгеләнгән планнарын гамәлгә ашыруда яңадан-яңа, зурдан-зур уңышлар телим.

Ихлас хөрмәт белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса