Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр мөхтәсибе Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтов әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлады

8 июльдә кояш баю белән изге Рамазан ае керде.

Кичен җирлек мәчетләрендә беренче тәравих намазлары (Хәнәфи мәзһәбе буенча Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора) укылды. 9 июльдә исә мөселманнар Рамазан уразасын тота башлады.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтов бу уңайдан төбәк мөселманнарына котлау мөрәҗәгате белән чыкты. "Хөрмәтле мөселман кардәшләр, әлмәтлеләр! Олуг бәйрәмнәрдән булган мөбарәк Рамазан аена кердек. Рамазан - Коръән иңгән иң изге айлардан санала. Шушы айда күңелләребез, тәннәребез, җаннарыбыз пакьләнеп, дөньялыкта да, ахирәттә дә Аллаһының рәхмәтенә ирешергә насыйп итсә иде", - дигән теләк ирештерә мөхтәсиб.

Җәмигъ мәчетендә узган тәравих намазларында Коръән-хафиз Гали һәм Җәләлетдин хәзрәтләрне ишетергә мөмкин булачак. Төркиядән дә изге китапны яттан белүче киләчәк. Рафик хәзрәт сүзләренчә, сәхәр вакыты кояш чыкканчыга хәтле 2 сәгать алдан тәмамлана. Фитыр сәдакасының күләме кеше башына 2 кг бодай яки 50 сум акчалата, 2 кг арпа ярмасы яки 70 сум, 4 кг хөрмә яки 204 сум, 4 кг дөге яки 120 сум, 4 кг йөзем яки 300 сум дип билгеләнгән. Тотылмаган бер көн ураза өчен фидия сәдакасы 150 сум, бер айга 4500 сум каралган. Зәкят нисабы алтын бәясе белән 120 мең сум, көмеш бәясе белән 13 мең сум.

Уразаның соңгы көне - 7 август.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250