Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр зур югалту кичерә

Танылган җурналист, озак еллар "Луч" телеканалында "Яңалыклар" тапшыруын алып баручы, соңгы бер елда әлеге телекомпаниянең баш редакторы булып эшләгән Андрей Максимов арабыздан китте.

Шәһәребез һәм районыбыз яңалыкларын зәңгәр экраннар аша көн саен телевизор караучыларга җиткереп торучы күпсанлы тамашачыларның кумирына бары 34 яшь кенә иде.

Реклама

Андрейны күпләр һәрвакыт шат күңелле, җор телле дус, күңелеңне ачып салырдай ышанычлы сердәш итеп белә. Үз эшенең остасы нинди генә кәефтә булса да, "Яңалыклар" студиясенә кергәч һәрвакыттагыча җитди итеп тамашачыларын сәламләр, бары тик үзенә генә хас интонация белән көн дәвамында булып узган вакыйгалар өермәсенә алып китәр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: