Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр юллардан зарлана

Зифа Балакина урамыннан борылып 24 нче мәктәпкә бару юлында 50 метрлап юл участогы менә шундый, дип язган һәм фоторәсем юллаган «Халык контроле»нә шәһәрдәшебез.

Чокырлар 15-20 сантиметрлы. Берничә машина тәгәрмәчләрен тиште инде. Зинһар ярдәм итегез, дигән ул. Бүгенгә аны йөзгә якын кеше хуплаган. Шулай булмый ни, шәһәрдә мондый урамнар гына түгел, чокыр-чакырлы, хәтта ерып чыга алмаслык күл хасил булган ишегаллары да бар. «Халык контроле»нә эләккән участоктан ерак түгел Ленин урамы, 137 нче йорт ишегалдына гына күз салыгыз. Анда чокыр-чакырлар өстенә кешеләргә йөрергә тротуарлар да юк.

Җитмәсә, Зифа Балакина урамыннан Ленин урамына сулга борылырга ярамаганлыгын күрсәтүче билге куелганнан бирле, күп кенә автомобиль хуҗалары божрага барып тормас өчен шул ук 137 нче йорт ишегалдыннан үтүне хуп күрә. Ә бит бу ишегалдыннан балалар мәктәпкә үтеп йөри. Әйткәнебезчә, тротуар юк, ишегалды машина белән тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса