Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр юкка борчылмый

Әлмәтлеләр "Халык контроле"ндә һәрвакыттагыча актив. 9 сентябрьгә безнекеләр төрле эчтәлектәге 27 хәбәр юллаган. Шуның берсе чишелеш тапкан, калганнары буенча әле карар чыгарылмаган.

Ачык коелар бар әле

Дәүләт хезмәте порталында урнаштырылган соңгы хәбәр - Шевченко урамындагы 142 нче йорт янындагы ачык люк. Әле күптән түгел генә ачык коега кечкенә бер малайның төшеп китүе Әлмәтне тетрәткән иде. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга әтисе белән һава суларга чыккан баланың ярый ла гомере өзелмәде. Бу вакыйга буенча социаль челтәрдә дә сөйләшүләр күп алып барылды. Яшьләр урамда очраган ачык люкларның фотоларын элде, җаваплы службаларның аларны каплауларын сорады. Безнең газета хезмәткәрләре дә үз чиратында бу юнәлештә эш алып барды, фотофактлар ясап, кайбер коеларны яптыруга иреште. Ләкин тиешле службаларга төртеп күрсәтмичә, алар үз эшләрен башкармый ахыры. Хәбәр юллаучы Лилиянең борчылуы урынлы. Көзен көннәр кыска, караңгы тиз төшә, балаларның да уку елы башланды. Бәла аяк астында, дибез бит, берәрсе төште-китте. Бу хакта халык кына түгел, җитәкчелек тә уйлансын иде.

Ташландык урын мәктәпкә якын

Чираттагы ике хәбәр дә 25 нче мәктәп яны белән бәйле. Әлеге заманча белем йортының ачылуы бөтен республиканы шаулатты. Әмма кайбер нәрсәләр уйланылып бетмәгән булып чыкты. Әти-әниләр юкка борчылмыйдыр, һәркем үз баласының иминлеген кайгырта. Ирина Ф. болай дип яза:

- 25 нче мәктәптә "Яшьлек", "Көнбатыш капка", "Д" зонасыннан йөреп балалар укый. Ләкин Шевченко һәм Ленин урамнарындагы юллардагы җәяүлеләр өчен махсус урыннан чыгу куркыныч тудыра. Зинһар, әлеге участокларда светофорлар урнаштырыгыз әле!

Ә Светлананың җитәкчелеккә юллаган хаты мондый эчтәлектә:

- 25 нче мәктәпкә йөрү ерак. Аңа туры юл белән барып җитәргә дә мөмкин булыр иде, әмма ул ташландык. Тирә-ягын агачлар басып алган, юлы начар. Әлеге территорияне чистартып, тротуар ясап, утлар белән яктыртсалар иде. Әлбәттә, юл аша җәяүлеләр өчен махсус урын да кирәк.

Кайчакларда ярый әле "Халык контроле" кебек хезмәтләр бар дип сөенеп куясың. Югарыдагылар игътибар биреп бетермәгән кайбер нәрсәләргә халык үзе күрсәтә. Светлананың хәбәре дә уйланырга мәҗбүр итә. Укучыларга туры юл булдыру бер мәсьәлә булса, икенчедән моның ише караңгы, кеше аяк басмый торган биләмәләр үзләре куркыныч тудыра. Мәктәпкә дип чыгып киткән кечкенә балаларны мыскыл итүләре турында еш ишетеп торабыз бит. Ташландык урыннар, гадәттә, начар уй-гамәлләр өчен җирлек булып тора да. Мәсьәлә тиз арада чишелеш сорый.

Киоск керем алу юлын тапкан

Шәһәр урамнарындагы киоскларны алгач, ямь керде - моны күпләр бәяләде. Тукталышларның һәммәсен дә бер төсле, үтә күренмәле итеп ясап куйдылар - матурны шыксыз дип әйтеп булмый. Шулай да исемлеккә эләкмәгән "ларек"лар калды әле. Шуларның берсен - Ленин урамындагы 82 нче йорт каршындагысын - Михаил Б. тәнкыйть утына тоткан:

- Күп урында ларекларны сүттеләр, әмма монысы һаман эшли, биредә тәмәке, ә иң мөһиме "фанфурик"лар (спирт, төнәтмә - ред.) белән сәүдә итәләр. Шуңа да бомжлар һәрвакыт шушында җыела, төнне дә шунда уздыралар, "Рандеву" кафесы каршында клумбада йоклыйлар. Чаралар күрүегезне сорыйм.

Михаил Б.ның хәбәрен 38 кеше хуплаган. Александр Ф. болай дип комментарий калдырган:

- Алар төнне уздыру гына түгел, "Рандеву" янында үз йомышларын да үтиләр. Йөрергә дә, искә чыдамалы да түгел.

Менә бит үзәк урам нинди хәлгә төшкән, җәмәгать. Мөгаен, әлеге ларекның аренда вакыты чыкмагандыр, юкса аны да алырлар иде. Әмма тиешле службаларга, һичшиксез, аның эшчәнлеген тикшерергә кирәк.

Реклама урыны урынсыз

"Халык контроле"ндә тагын бер шикаять игътибарымны җәлеп итте. Машина йөртүчеләргә комачау тудыручы реклама щитына кагыла бу. Үзем руль артында йөрмәсәм дә, шәһәр юлларында көн саен теркәлүче юл-транспорт вакыйгалары тынычлыгымны җуя. Чехов-Чернышевский урамындагы киселештә куелган щит сулдан килүче машиналарны күрү мөмкинлеген каплый икән. 28 кеше моның шулай икәнлеген дәлилләгән.

Булат Х.:

- ЮХИДИгә хәбәр итәргә кирәк. Хуҗаларга җиткереп, аны алуларын таләп итсеннәр.

Родион С.:

- Көн саен шушы киселештән узам. Көн саен щит комачаулый!

Б.:

- Закон буенча реклама юлдан 5 метрдан да якын куелырга тиеш түгел.

Александр К. исә моңа өстәп, ике агачның да юлны каплап торуын җиткергән.

Уйланырга һәм карар кабул итәргә җирлек бар.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250