Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый

Әлмәт шәһәрендә һәм районында барлыгы 114 сайлау участогы эшли. Шәһәрдә 110000 нән артык, районда 40000 гә якын сайлаучы исәпләнә.

Бөтен республика буенча сайлау участоклары 7 сәгатьтә ачылды һәм 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Республикада сайлаулар үткәрү өчен 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2763 участок сайлау комиссиясе, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

ТР ҮСК мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 2 933 720 дән артык сайлаучы исәпләнә.
Сайлауларга 6 млн чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень алачак: - берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе - бер мандатлы депутатлар сайлау өчен. Искәртеп узабыз, республикада 50 бер мандатлы округ бар.
36 муниципаль районда 167 сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган.

Гөлназ Гыйззәтуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса