Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары булганнар исемлегендә беренче

Районда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә координация советы төзелүгә бер айга якын вакыт узды.

Шушы вакыт эчендә аның тарафыннан тармактагы "йомшак" урыннар барланып чыккан һәм кызыклы анализ ясалган. Сишәмбе көнне узган утырышта әнә шулар бәян ителде, быелга эш планы тикшерелде.

Координация советы секретаре, район башлыгы киңәшчесе Ансель Рахманкулов бүгенге сөйләшүгә кадәр ике дистәдән артык очрашу үтүен җиткерде. Прокуратурага шәһәрдә яшәүчеләрдән торак-коммуналь хезмәтләр уңаеннан мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, шәһәр прокуроры һәм аның урынбасарлары белән дә сөйләшү булган. Шулай ук "Татнефть" ААҖнең әйдәп баручы белгечләре, коммуналь хезмәтләр җибәрүче предприятие, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, бердәм исәп-хисап үзәге, идарәче компанияләр җитәкчеләре һәм башкалар белән эчтәлекле әңгәмә үткән.

- Әлмәт - иң матур, иң төзек шәһәрләрнең берсе. Капиталь ремонт нәтиҗәле бара, инфраструктура да яхшы, шул ук вакытта Әлмәттә тарифлар республика буенча иң югарысы, - дип билгеләп үтте Ансель Рахманкулов. -Тарифларның югары булуы йорт буенча уртак чыгымнарның зурлыгына китерә. Кызганычка каршы, әлмәтлеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары да күп. Республика буенча һәм эре шәһәрләрдә бер кешегә 1 мең сум бурыч туры килсә, ә бездә ул бер кешегә 2 мең сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта ясалган анализ бурычларның аз кайтарылуын күрсәткән. Мәсәлән, 2013 ел өчен Яр Чаллыда идарәче компанияләр "сакаллы" бурычлыларга карата судка 4650 дәгъва биргән. Нәтиҗәдә шул рәвешчә 570 миллион сум бурычның 166 миллионын кайтарырга мөмкин булган. Ә менә Әлмәттә узган ел 1146 дәгъва гына кабул ителгән. Алар буенча нибары 10 миллион сум әҗәтне генә түләгәннәр. Бу барлык бурычның 6 проценты дигән сүз. Муниципаль торак буенча соңгы ун дәгъва 2010 елда белдерелгән булган. Соңгы дүрт елда бер генә дәгъва да кермәгән.

- Шәһәребезнең кешеләрдән торак-коммуналь хезмәтләр уңаеннан кергән шикаятьләре буенча беренче урын алуы уйланырга мәҗбүр итә, узган елгы сан шундый: 100 мең кешегә 1660 шикаять туры килә, - дип искәртте Ансель Рахманкулов. - Татарстан буенча ул 687, Яр Чаллыда 473, Түбән Камада 365.

Координация советы секретаре агымдагы елга эш планын да бәян итте. Әлеге теманы дәвам итеп, "10, 12 нче ЖЭУ" җәмгыяте директоры Рәшидә Камалова торак йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр советын төзү идеясе белән чыкты. Мондый фикер күптән туган булган, калган идарәче компания җитәкчеләре дә аңа теләктәшлек белдергән. "Татнефть" ААҖ финанслар идарәсенең әйдәп баручы икътисадчысы Мария Ширшова да координация советына торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләргә анализ ясалган һәм бу җәһәттән тәкъдимнәр тупланган папка тапшырды. "Кеше үзвакытында коммуналь хезмәтләргә түләми икән, аларның шикаятьләрен дә карамаска кирәк", - диде ул да.

Утырышта салкын һәм кайнар суның исәбен алуда нәтиҗә бирергә тиешле проект турында да сүз барды. Бу уңайдан эшче төркем төзелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов билгеләп үткәнчә, һәрбер йорт буенча конкрет тәкъдим кирәк булачак. Эшче төркем башка шәһәрләргә барып тәҗрибә уртаклашып кайтачак. Координация советының киләсе утырышларында аларның да чыгышы тыңланачак.

Тиздән Әлмәттә төзелүче яңа йортларда да һәр фатирның күпме су тотканын, кемнең счетчикларына хилафлык китерүен күрсәтә торган приборлар урнаштырыла башларга мөмкин. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте директоры Раушан Хафизов әйтүенчә, Казанда мондый тәҗрибә бар инде. Район башлыгы Мәҗит Салихов бу тәкъдим белән рәхәтләнеп килеште. Тотылган суның исәбен алучы приборлар әле барлык фатирларда да юк икән, гәрчә закон аларны урнаштыруны мәҗбүри итеп куйса да. Шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе Илдус Әлимов әйтүенчә, счетчиклар куйдыруда суд ярдәмгә килә ала. Бары тик судка торак-коммуналь хуҗалык департаменты белән идарәче компанияләрнең мөрәҗәгать итүе генә кирәк.

Координация советына әлмәтлеләр дә мөрәҗәгать итә алачак. Аерым телефон ашамы яки Әлмәтнең рәсми порталы аша сорау бирепме - әлегә бу хакта анык кына фикергә киленмәде.

Хәбәрдарлык җитми

Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә дә халык белән элемтә урнаштыру зарурлыгы ассызыкланды. Бик урынлы тәкъдим. Ник дигәндә, йортларда су, җылылык булмаганда яки башка төрле проблемалар күзәтелгәндә әлмәтлеләрнең күпчелеге иң беренче чиратта редакцияләргә шалтыратырга тотына. Ә без үз чиратыбызда торак-коммуналь предприятиеләргә. Әгәр коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр берәр проблема килеп чыгу белән массакүләм мәгълүмат чараларына чыкса, күп кенә аңлашылмаучылыклар тумый калыр иде. Мисал өчен, дүшәмбе көнне төштән соң шәһәребезнең "Тургай", "Яшьлек", "Могҗизалар кыры", "Көнбатыш капка" микрорайоннарында яшәүчеләр кайнар сусыз һәм җылысыз калды. Бу хәлгә аптыраган халык социаль челтәр аша бер-берсенә сораулар бирә башлады. Сишәмбе шушы тирәдә урнашкан мәктәпләрдә дәресләрне кыскартырга мәҗбүр булдылар. Моның сәбәбе Әминов урамындагы 9 нчы йорт артындагы торбаүткәргечтә килеп чыккан өзеклек булып чыкты.

Сишәмбе көнне журналистлар "АПТС" җәмгыяте директоры Василий Юрченко белән өзеклек булган урында очрашты.

- 4 нче котельныйдан килүче әлеге 426 миллиметр диаметрлы торбаүткәргеч моннан 20 елдан артык элек салынган иде. Төзүчеләр эш барышында торба өстендә бетон кисәге калдырганнар. Өзеклек нәкъ шушы урында коррозия нәтиҗәсендә килеп чыккан, - дип аңлатты ул килеп чыккан хәлне. - Иртәнге сәгать алтыга кадәр эшләдек. Сишәмбе режим торгызылды. Кичкә кадәр температура үз хәленә кайтыр дип уйлыйбыз. Шәһәрдә яшәүчеләрдән вакытсыз уңайсызлыклар килеп чыкканы өчен гафу үтенәбез. Өзеклектән качарга мөмкин түгеллеген һәркем аңлыйдыр. Бу әлеге торбаүткәргечтәге беренче өзеклек. Яз көне барлык торбаларга да гидравлик сынау үткәрергә планлаштырабыз. Алар "йомшак" урыннарны ачыклаячак, ремонт планына шуларга карап төзәтмәләр кертеләчәк.

Фатирларга җылы кичке сәгать тугызынчы яртыларда килеп иреште. Ә менә кайнар су кайбер йортларда чәршәмбе көнне генә пәйда булды.

Күл буена да җылы килде

Күл буендагы микрорайонда яшәүчеләр дә, ниһаять, җылыга тиенер. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Аскиев әйтүенчә, элек биредә җылылык белән тәэмин ителеш канәгатьләнерлек булган. Ә менә 16 гыйнвардан соң фатирларда җылы булмау хакында шикаятьләр керә башлаган.

- Без аларга берничә тапкыр барып температураны тикшердек. Чыннан да, ул нормадан түбән булып чыкты. Фатирларда температура 19, почмактагыларында 20 градустан ким булмаска тиеш. Нык салкыннарда туганнарында яшәп торучылар да булды, - диде Дамир Аскиев.

Биредәге йортларга җылылык "Альтехносервис" хезмәт күрсәткән 8 нче котельныйдан җибәрелә. "Альтехносервис" хәзер өстәмә рәвештә циркуляция насослары сатып алган. Күл буендагы биш катлы йортларга киләчәктә ике контурлы казаннар урнаштыру планлаштырыла. Моның өчен бүген мөмкинлекләр эзләнә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250