Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр сәламәтлеккә тагын бер адым ясады

Бүген Түбән Мактама бистәсендә беренче тапкыр өлкәннәр арасында скандинавия йөреше буенча «Сәламәтлеккә адым» дигән муниципаль фестиваль узды.

Биредә районның 11 авыл җирлеге һәм шәһәрнең спорт клубларында шөгыльләнүче пенсионерлар җыелды.


Быел Әлмәт районы ветераннар Советы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гранты иясе булды. Әлеге акчага ветераннар советы скандинавия таяклары һәм велотренажерлар сатып алды. Хәзер барлык авыл җирлекләрендә дә ветераннар советы скандинавия таякчыклары белән тәэмин ителгән.


Спорт бәйрәме разминка белән башланып китте. Биредә шулай ук скандинавия таяклары белән дөрес йөрү буенча мастер-класс та узды.

Соңыннан фестивальдә катнашучылар 20 кешедән торган төркемнәргә бүленеп билгеле бер маршрут үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса