Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр шәхси хуҗалыкларын үстерә

Яңа Кәшер авылында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү" темасына күчмә семинар үткәрелде. Авыл җирлекләре башлыклары әлеге авыл җирлегендәге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда булдылар.

Башта Бикәсаз авылындагы Кәримовлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы белән таныштылар. Кәримовлар үз участокларында вешенки гөмбәсе үстерү белән шөгыльләнә икән. Бүген аларның уңышы көненә 100 килограмм чамасы тәшкил итә. Гөмбәләр "Салям", "Агро плюс" сәүдә челтәрләре аша сатыла. Гөмбә үстерү җиһазын гаилә "Лизинг-грант" программасы буенча сатып алган. Кәримовлар әйтүенчә, 2012 елдан башланган эш табыш китерә башлаган.
Ә менә Шәвәлиевлар мөгезле эре терлек үрчетә икән. Бүген аларның Оренбург һәм Холмогор токымындагы 4 савым сыерлары көненә 20 литр сөт бирә. Әлеге сан тагын да югарырак булыр иде, тик әле дүрт бозау да бар. Күпчелек сөт аларга китә. Район башлыгы Мәҗит Салихов хуҗаларга районда махсус программа эшләвен, аның нигезендә дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучыларга бушлай сыер саву аппараты бирелүен искә төшерде. Шәвәлиевләр хәзергә сыерларны кул белән сава.
Яңа Кәшердәге Әхмәдуллинның шәхси хуҗалыклары оешып кына килә. Яшь эшмәкәр буш бинаны арендага алган һәм аны ремонтлау белән мәшгуль иде. Ибәтуллинның хуҗалыгы районда иң зурысыдыр, мөгаен. Ул беръюлы берничә төр эшчәнлек - агач эшкәртү, теплица хуҗалыгы, кошлар һәм терлекләр асрау белән шөгыльләнә.
Кунаклар Төхфәтуллинның дуңгызчылык предприятиесендә дә булды. Эшсез калган Төхфәтуллин дәүләттән үз эшен ачарга 58 мең сум акча алган. Беренче елны ул 40 баш дуңгыз асраса, 2013 елга инде аларның баш саны 140 ка җиткән. Район башлыгы авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатуда төбәктә проблема булмавын җиткерде. Ул күрелгәннәрдән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250