Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәйкәл янына җыелды

15 февральдә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулды.

Һәр елдагыча, быел да язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре Ленин белән Җәлил урамнары чатында урнашкан һәйкәл янына җыелды.

Муса Җәлил. Ул чын мәгънәсендә татарларның бөек, изелүләргә чыдам булулары, рухи байлыкларын югалтмаулары үрнәге. Үләсен белгән килеш тә туган илгә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза алган бит ул. Аның Моабит шигырьләре Россиядә тәрҗемә ителеп кенә калмый, инглиз, француз, испан, алман, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр, румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат матбугат​та басыла. Кызганыч, бүген яшь буын гына Муса Җәлилне белми. Кайсыларыдыр "вроде поэт", "сугышта булган" дисә, икенчеләре аның әсәрләрен исләренә төшерә алмый интекте. Күпчелек бары тик "Кызыл ромашка"сын гына хәтерли булып чыкты. Мәктәп балалары гына түгел, студентлар арасында да Җәлилнең кем икәнлеген белмәүчеләр күзәтелде. Җәлил урамыннан узучыларны туктатуым да нык сөендермәде. Өлкән буыннан кала башкалар, тулаем алганда, җилкәләрен генә җыерды. Ә бәлки монда үзебез гаепледер. Һәйкәл янына килгән 5 нче мәктәп укучылары янында башкалар да булса, яисә мәктәп балалары арасында зуррак даирәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе, викторина ише чаралар оештырылса, файдага гына булыр иде кебек. Бәлки 15 февральдә аның һәйкәле каршында да Шигырь бәйрәме үткәрергәдер. Бәлки...

- Бу урынны кышын кардан 15 февральдә генә түгел, даими чистартып торсалар, җәен аллы-гөлле чәчәкләр үссә, кем һәйкәле икән бу дип кызыксынып туктаучылар, фотога төшүчеләр булыр иде дип уйлыйм, - диде, үзәк урамга карап торган Җәлил һәйкәленә игътибар җитенкерәмәвен ассызыклап, Ленин урамындагы 53 нче йортта яшәүче Рауза Галимова.

Дөрес, һәйкәл быел кунакларны яңартылып, башка төсмердә каршы алды. Узган ел биредә реконструкция уздырдылар һәм ул бик матур килеп чыкты. Язын-көзен һәйкәл территориясе чәчәкләргә дә күмелеп утырыр, иншалла. Ә хәзергә һәйкәлдәге каһарман шагыйребез Муса Җәлил иҗат әһелләре, 5 нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары салган кызыл канәферләргә карап куана.

Әхтәм Фәтхи, шагыйрь:

- Без - Муса Җәлил шигырьләрен укып, алар тәрбиясендә үскән буын. Ул милләтебезне яклаучы, милләтебезнең данын күтәрүче, татар халкының баш имәс батыр халык икәнлеген үз мисалында дәлилләүче шәхес. Муса Җәлил татар милләтен батырлар рәтенә чыгарды. Чорлар алышынып торса да, аның язмышы, батырлыгы, әсәрләре тәрбияви әһәмиятен югалтмый.

Камил Вәлиуллин, 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы:

  • Муса Җәлилнең туган илне, Ватанны сагынып, яратып язган шигырьләре дә бар. Миңа алар бик ошый. "Вәхшәт" шигыре аша без фашистларның балаларны, әниләрне дә жәлләмәүләрен, аларны ничек газаплауларын белдек. Аларны укыганда бик моңсу, кызганыч була, уйланасың. Дәрестә укыган шигырьләрне без өйгә дә кайтып сөйлибез.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250