Реклама
Быел Әлмәт муниципаль районында 2250 бала беренче сыйныфка барачак. Тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керү һәркемнең күңеленә уелып калачак, әлбәттә.
Матур-матур киемнәр кигән малайлар, чәчләренә ак тасмалар таккан кызларның ашыга-ашыга белем дөньясына чумачак мизгелләренә әле бер ай вакыт бар, шулай да бу көнгә әзерлек башланды инде.
25 июльдә шәһәр мәдәният һәм ял паркына җыелган халык җилкәләренә мәктәп букчалары аскан малай-кызларны күреп, беренче сентябрь җитте дип шаккаткандыр, мөгаен. Хәер, алай дисәң, уку елы башланыр алдыннан паркта мондый чаралар уздырылуына ияләшергә вакыт. Ник дигәндә, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе Әлмәттә сигезенче кабат уздырыла. Ул беренче тапкыр Татарстанда 2007 елда мохтаҗ саналган гаиләләрнең балаларына уку кирәк-яракларын алу өчен хәйриячеләрнең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Әйтергә кирәк, хәйрия акциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта һәм аңа эре предприятиеләрдән тыш шәхси эшмәкәрләр дә кушыла.
Бу елда Әлмәттә беренче сыйныфка баручыларга ярдәм йөзеннән, канцелярия кибетләре, яшүсмерләр клублары тарафыннан да төрле чаралар оештырыла. Бу һәм башка эре предприятиеләр тарафыннан җыелган акчага булачак мәктәп укучыларына дәфтәрләр, карандаш-каләм һәм башка шундый кирәк-ярак салынган букчалар алына һәм бүләкләр нәниләрнең алтыдан бер өлешенә тапшырылачак. Алар арасында аз керемле гаиләләр, күп балалы гаиләләрнең балалары, ятимнәр, инвалид сабыйлар да бар.
Иң башта тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручыларны район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләде. Ул мәктәп бусагасын атлап кергән көннең аеруча истә калачагына басым ясап, балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, укытучыларына да котлау сүзләрен ирештерде, укуларында уңышлар теләде. Яңача тормышка аяк баскан бу көннәрдә сабыйларга хәер-фатихасын нефтьчеләр дә ирештерде. Әйтергә кирәк, алар әлеге акциянең иң актив катнашучылары. Нефть чыгару һәм эшкәртү оешма-предприятиеләре коллективлары үз эшчеләренең балаларына да, мохтаҗларга да мәктәпкә җыенырга ярдәм кулы сузарга әзер. "Татнефть" ААҖ кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров һәм "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов сәхнәгә күтәрелгән бер төркем балага шулай ук үз бүләкләрен тапшырды һәм башкарма комитетка өстәмә рәвештә уку кирәк-яраклары алу өчен 200 мең сумлык сертификат та бүләк итте.
Чарада "АЛНАС" ААҖ, "Девон-Кредит" банкы, "Кайгырту" хәйрия фонды, Азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре дә катнашып, балаларга бүләкләрен ирештерде.
Бәйрәм Әлмәтнең җыр-моңга сәләтле балаларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Рәдифә Ногманова
Руслан Бажутов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа