Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр – «Кызыл ромашка. Балалар»да җиңүче

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан прокуратурасында «Кызыл ромашка. Балалар» үзешчән сәнгать бәйгесе үтте. Бәйгедә прокурорларның балалары белән беррәттән Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары да - барлыгы 90 бала катнашты. Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. «Вокал-соло» номинациясендә Алимова Эмилия (12...

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан прокуратурасында «Кызыл ромашка. Балалар» үзешчән сәнгать бәйгесе үтте.

Реклама

Бәйгедә прокурорларның балалары белән беррәттән Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары да - барлыгы 90 бала катнашты.

Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. «Вокал-соло» номинациясендә Алимова Эмилия (12 яшь) иң яхшы дип танылды. Ул «Сәнгатьле сүз» номинациясендә дә 3 нче урынга лаек булды. «Бию» номинациясендә әлмәтлеләр - Шакирова Динара һәм Катаржников Артем (8 яшь) җиңү яулады.

Бәйге программасы гала-концерт белән төгәлләнде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: