Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр «КиВиН-2020» фестивалендә чыгыш ясаячак

13 гыйнварда Сочида КВН командаларының 31 нче Халыкара фестивале рәсми рәвештә ачылды.

Фестивальдә катнашу өчен Россия һәм  ерак чит илләрдән 600 дән артык команда теркәлгән. Әлмәтнең «Татнефть» җыелма командасы 16 гыйнварда «Пародияләр кичә»сен («Шоу пародий») үткәрәчәк.

Беренче тур 14 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр бара, ә  икенче тур 20 һәм 21 гыйнвар көннәрендә узачак. КВН Халыкара берлегенең 2020 елгы югары лигасы һәм телевизион лигалар сезоны составларын 24 гыйнварда игълан итәчәкләр.

Шул ук көнне Югары Лиганың 1/8 финалы төшереләчәк. Фестивальдә катнашучылар «КВН Продакшн» креатив продюсеры белән очрашачак, сценарийлар  осталыгы һәм хәзерге кыска метражлы кино режиссурасы буенча мастер-классларны караячак.

Юмористларны шулай ук  «Нәрсә? Кайда? Кайчан? » корпоратив алып баручылар конкурсы һәм башка проектлар көтә.

Фото:https://www.instagram.com/p/B6v2AHwF-rw/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса