Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр "Казан-Арена" төзелешендә катнаша

Казан Универсиадага әзерләнә: бөтен ил күзе бүген Татарстан башкаласына төбәлгән, республика халкы исә - "Казан-Арена" футбол стадионына. Әлмәтлеләр дә төзелеш эшләреннән читтә калмый.

Бөтендөнья студентлар уеннарын тантаналы ачу һәм ябу стадионындагы күмәк эшләргә безнекеләр октябрь аенда ук кереште. Апрельдән башлап һәр көн саен нефтьчеләр каласыннан 100 әр кеше Казанга эшкә җибәрелә. Шушы чор эчендә 2200 дән артык әлмәтле 45 мең урынлы футбол стадионын тәртипкә китерүгә, җыештыруга үз өлешен кертте. Билгеле ки, студентлар да бу эшләргә теләп алына. Урта-махсус, югары уку йортларында белем алучы яшьләр, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт идарәләре, яшүсмерләр клублары, ТОСМСлар, яшьләр һәм җәмәгать оешмалары һәм башка структура вәкилләреннән торган волонтерлар бригадалары алмашлап Казанга юл ала.

10 май көнне төзелеш, транспорт, элемтә һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Йосыпов җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты бригадасы башкалада булып кайтты. Бөтен халык май бәйрәмнәрендә ял иткән көндә башкарма комитет, финанс-бюджет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары, архитектура, ЗАГС идарәләре һәм "Әлмәт хәбәрләре" хезмәткәрләре - барлыгы 107 кешелек төркем иртәдән кичкә кадәр биредә эшләде, төзелеш калдыкларын түкте, ишек-тәрәзәләрне, коридор идәннәрен юды. Көн дәвамында күләмле хезмәт куеп, ару-талуга да карамастан, зур эшкә чакырылган, республиканың иң масштаблы төзелеш объектын әзерләүдә катнашкан әлмәтлеләрнең күңелләре күтәренке иде.

Шунысын да ассызыкларга кирәк, нефтьчеләр башкаласы төзүчеләре октябрь-гыйнвар айларында Универсиаданың төп стадионын төзүдә саллы хезмәт куйды. Төрле төзелеш оешмаларыннан барлыгы 45 кеше отделкалауга җәлеп ителде, "Авангард" ГК фирмасы узган елның декабреннән бер катлы ике бина төзеде. Биредә билет кассалары урын алачак. Әлеге объектларны 20 майга тапшыру планлаштырыла.

Вакыт кыса, Универсиадага да санаулы көннәр генә калды. Димәк, хәзер төзелешне вакытында тәмамлауга бөтен тырышлыкны куярга, күмәк көч белән аны ахырына җиткерергә кирәк. Һәр шәһәр һәм район моны яхшы төшенә, шуңа да алар көн саен үз бригадаларын башкалага юллый. Безнең башкарма комитет хезмәткәрләрен 11-12 майда АГНИ һәм АГИМС студентлары алыштырды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматлар буенча Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250