Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр караңгы булудан зарлана

Көзнең соңгы аеның уртасына да җиттек

Көннәр күзгә күренеп кыскара бара. Инде караңгы да сентябрь-октябрь аендагы кебек сәгать 6-7дә түгел, ә бәлки бишенче китү белән үк төшә башлады. Бер караганда ел саен кабатлана торган гадәти күренеш, ләкин елның бу фасылы кайберәүләрне хафага салырга өлгерде инде.

"Кайдадыр ут көне буе яна, ә бездә караңгы", - дип шалтыратучылар саны көн озынлыгы кыскарган саен арта бара. "Халык контроле"нә дә бу уңайдан октябрь аенда 18, ә ноябрьдә 6 кеше язган. Алар белән килешми мөмкин түгел, һәрвакытта да балаларны мәктәптән каршылап булмый. Яктыртылмаган ишегалларыннан узу әле зурларны да шомландыра. Өстәвенә әнә нинди куркыныч хәбәрләр җиткереп торалар. Газета укучыбыз Рәмзия Галиева гаиләсе дә көн кичкә авыша башлауга җанына тынгы таба алмый.

- Кызым мәктәптән соң балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгенә түгәрәккә йөри. Үзебез эштән соң кайтабыз. Шарлавыклы буаларда яктырткычларны иртәрәк яндырып булмыймы икән? Бигрәк караңгы. Аның каравы иртән соң сүндерәләр, - ди ул, борчылып.

- Үзләре экономия диләр, ә баганаларда сигезгә кадәр ут яна, подъездларга урнаштырылган прожекторлар кайчакларда тугызда да сүндерелми хәтта - монысы өлкән яшьтәге Мәҗит Гарифуллин сүзләре.

Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен без чәршәмбе көнне үзебезчә тикшерү уздырырга булдык. Сәгать телләре сигезгә якынлашып килә, көнне караңгы дип әйтеп булмый әле, байтак кына йортның һәрбер подъездында прожекторлар яна. Йортларда яшәүчеләрнең борчылуы урынлы, чөнки түгелгән энергия ОДН булып алар кесәсенә сугачак. Ут яндыру-яндырмау кешеләрнең үзләреннән тора, билгеле. Бары тик битараф булмаска кирәк. Әмма моның икенче ягы да бар: кайбер йортларда подъезд утларының янмавында яктырткычлар гына гаепле түгел икән, өлкәннәр үзләре сүндереп куялар. Бу дөрес түгел һәм һәр кешегә дә ошап бетми, билгеле. Икенче сменадан эштән, укудан кайтучылар да, башкалар да бар бит. Ашыгыч ярдәм машиналары да чакыртыла.

Нефтьчеләр мәйданы тирәсендәге шарлавыклы буаларның яктырткычларына килгәндә, балалар үзәге артындагы өлештә ут 13 ноябрьдә озак көттерде. Һәр көнне шулай микән бу дип "Светсервис"ка мөрәҗәгать иттек. Баксаң, бу көнне автоматикага зыян килгән булган икән. Гомумән алганда, шәһәр урамнарындагы баганаларда яктырткычларга ут 16 сәгать 53 минутта эленә һәм икенче көнне 8 туларга ун минутта сүндерелә. "Иртәрәк сүндерә алмыйбыз, аларда автоматик режим", - дип аңлаттылар безгә.

Якты ишегаллары һәм урамнар уңайлы булудан тыш юл-транспорт вакыйгаларының һәм җинаятьчелекнең кимүенә дә китерә. Шул хакта да онытмаска иде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250