Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр кабат Шүрәлеле була

Бу атнада әлмәтлеләрнең яраткан «Бу кап-кара урманда…/В этом удивительном лесу…» скульптурасына кабат элеккеге кыяфәтен кайтарачаклар. Аның авторы Санкт-Петербургның танылган сынчысы һәм реставраторы Павел Игнатьев Әлмәткә килеп, вандаллар кулыннан зыян күргән композицияне торгызу өстендә эшләячәк.

 

Әлмәтлеләр яратып өлгергән скульптура композициясе 2019 елның сентябрендә вандаллар кулыннан зыян күрде.  Г. Тукай скульптурасының элементы булган татар мифологиясе герое – Шүрәлене билгесез затлар  урлап киткән иде.

Исегезгә төшерәбез, сюрреалистик скульптура узган елның җәендә «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча Санкт-Петербургның стрит-арт тикшеренү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кысаларында урнаштырылган иде. Анда Габдулла Тукай велосипедта бара, ә велосипед  кәрҗинендә әкиятнең төп персонажы – Шүрәле.

Беренче көннәрдән үк әлеге композициясе шәһәр халкында һәм килгән кунакларда соклану уятты. Бронзадан коелган  Шүрәле сыны әлмәтлеләр күңеленә аеруча хуш килде.

 Тик 1 сентябрьдә аны кәрҗине белән бергә урлап китәләр. Аны эзләү белән полиция дә, шәһәр халкы да шөгыльләнде. Кызганычка каршы гаеплеләр табылмады.

«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов инициативасы белән скульптураның югалган өлешен яңадан кузгату турында Карар кабул ителде. Бу көннәрдә Павел Игнатьев аны үз  урынына кайтапачак. Күңелсез вакыйга кабат кабатланмасын өчен, скульптор Шүрәленең кәрҗине һәм фигурасын ныгытачак.  Шәһәр хакимияте тарафыннан тәүлек буе видеокүзәтү урнаштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса