Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр iPad ота ала

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте бу яртыеллыкта да әбүнәчеләр арасында бәйге игълан итте.

Моның өчен бары тик 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга гына язылырга кирәк.

Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "Татмедиа" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына язылырга һәм квитанция күчермәләрен агымдагы елның 30 декабренә кадәр, "Бәйге" билгесе белән, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки podpisk@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз.

iPad алу мөмкинлегенә бу юлы һәркем тигез дәгъва кылачак, чөнки төп бүләкне уйнату язылган басмаларның гомум суммасына бәйле булмый, ди оештыручылар. Шулай ук фотоаппаратлар, Кукмара заводы җитештергән савыт-саба җыелмалары да уйнатыла.

Моннан тыш, һәр районда "ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларына иң зур суммада язылган әбүнәче дә бүләкләргә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса