Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр "Хәйрияче - 2014" бәйгесендә җиңү яулады

25 мартта Казанда "Ел хәйриячесе - 2014" республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

Изге гамәл кешеләрне үзгәртергә сәләтле, дигән бер акыл иясе. Аны ясаучы да, кабул итүче дә көндәлегебезгә хас булмаган хисләр кичерәдер. Шәфкатьлелек шаһитлары исә хәйриячелекне һәрвакыт югары бәяли, зурлый, мактау сүзләре белән телгә ала. Татарстанда әлеге юнәлеш республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов бүләкләү чарасына чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп, җитәкчеләргә, товар җитештерүчеләргә, эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләренә һәм башкалар кайгысына битараф калмаган гади кешеләрнең барысына да чиксез рәхмәтен белдерде.

Нефтьчеләр белән киләчәк ышанычлы

Хәйриячелекнең юнәлешләре киң: ул аз тәэмин ителешле, күп балалы гаиләләргә, кайгы-хәсрәткә юлыкканнарга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә, шулай ук шәһәр, районнар өчен мөһим булган тарихи объектларны торгызуга да кагыла. Үзләрен әлеге гамәлләргә багышлаган изге күңелле шәхесләр нефтьчеләр башкаласында бихисап. Быелгы җиңүчеләр исемлегендә аталганнар арасында алтын хәрефләр белән уеп язылган "Татнефть" компаниясе хәйрия эшләренең исәбе юк! Алар лаеклы рәвештә бу уңайдан да "1 нче компания" исемен йөртә. Республиканың көньяк-көнчыгышына, төбәктә яшәүчеләргә игътибарлы, ярдәмчел нефтьчеләр бүгенге тормышыбызга ямь өсти, киләчәгебезгә ышаныч тудыра. Аларның эшчәнлеге "Ел хәйриячесе - 2015" бәйгесендә "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә югары бүләккә лаек булды.

Хәрбиләр могҗиза тудыра

Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары Татарстан иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге дә быел җиңүче буларак билгеләнде. Узган ел иҗтимагый оешманың җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә ветераннарга һәм инвалидларга 800 мең сумга якын бәягә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук хәрбиләр тәрәзә алыштыру, торбаүткәргечләр яңарту, җылылык казаннары урнаштыру, инвалид коляскалары, трансформер-ятаклар алу һәм башкаларны да юнәткән алар. Хәтта "Нива" машинасы һәм сугышта яраланып кайтып, урын өстенә егылган Андрей Лазуринга "йөгерү юлы" тренажеры да алып бирә оешма. Иң сөенечлесе, ул хәзер очрашуларга үз аякларында килә икән. Изге гамәл могҗизалар тудыра!

Театр күңелне савыктыра

Хәйрия ярдәменең һәр төре дә мәртәбәле. Шәһәребезнең рухи азык өләшүче татар дәүләт драма театры исә бушлай спектакльләр һәм тамашалар белән һәрдаим әлмәтлеләргә күтәренке кәеф, позитив өләшә. Безнекеләрне сәхнәдә күргәннәр алдарга бирмәс, Әлмәт артистларының һәр чыгышыннан соң күңелдә матурлык, иртәгәге көнгә өмет-ышаныч уяна. Театрның хәйрия спектакльләре, ел дәвамында социаль яклау идарәсе аша шәһәрдәшләргә бушлай билетлар тарату, Чиләбе торба заводы белән берлектә оештырылган "Снежность" балалар хәйрия фестивале, нәни әлмәтлеләргә Яңа ел бәйрәмнәре уздыру, театр бинасында шәһәр службаларына чараларны бушлай үткәрү мөмкинлеге бирү быелгы бәйге комиссиясе тарафыннан шулай ук лаеклы билгеләнде. Моннан тыш, театр үз ветераннарына матди ярдәм күрсәтү һәм авыр тормыш сынавына юлыккан якташларыбызга коллективлары белән акчалата булышу буенча да үрнәк булып тора. Аларның изге гамәлләре чикле түгел, 2013 елда да театр "Хәйрияче" республика бәйгесендә җиңүче булып танылган иде. Киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлекләре дәвамлы булачак.

Афәрин, яшьләр!

Таныш булыгыз: "Гудвин" яшьләр инициатив төркеме - быелгы бәйге җиңүчеләре, Әлмәтнең игелекле егет-кызлары. 2012 елда нибары ике кеше башлап җибәргән изге гамәлләргә соңрак тагын алты кеше килеп кушыла. Нурия Лотфуллина, Марат Бадрутдинов, Иван Ткаченко, Фәрхәт Вәлиев, Александр Аникин, Жанна Самойлова, Екатерина Денисова һәм җитәкчеләре Рәмилә Хәмидуллина - барысы да иҗат кешеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. Яшьләр өч ел дәвамында Мөслимдәге Иске Карамалы авылындагы балалар йортына ярдәм күрсәтә (2015 елда ул ябылу сәбәпле, төркем хәзер башка учреждениеләр белән элемтә урнаштыра), шәһәребездәге Гафиятуллин урамында урнашкан 6 нчы төр интернат мәктәп укучыларын үз канатлары астына ала һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган апалы-энеле Мазневларны сөендереп тора. Менә шундый яшьләребез бар безнең! Афәрин, кызлар-егетләр! Мәрхәмәтле эшчәнлегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Гөлназ Гыйззәтуллина

Иван Ткаченко фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса