Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Халыкара балалар китабы көнен билгеләп узды

Бүген Халыкара балалар китабы көне.

Бу датаны балалар китабы буенча Халыкара шура башлангычы һәм карары белән 2 апрельдә, танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, 1967 елдан башлап бәйрәм итәләр. Әлмәтнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бу вакыйганы балалар китабы атналыгы белән билгеләп үтте. Кечкенәдән үк китап кадерен, аның әһәмиятен аңлату, китапка мәхәббәт тәрбияләп яшь буынны рухи яктан баету, аның интеллектуаль йөзен формалаштыру максатын күз уңында тотып оештырылган ул чара.

Габдулла Тукай исемендәге балалар китапханәсе "Яшәгән ди, булган ди әкиятче" дигән әдәби чарага 27 нче балалар бакчасын тәрбияләнүчеләрне чакырды. Андерсен әкиятләренә багышланган бу очрашу күңелле уеннар, мавыктыргыч викториналар белән үрелеп барды.

Рус Акташындагы "Дюймовочка" бакчасы балаларын исә китапханә "Китап - ышанычлы дус һәм ярдәмче" дигән әдәби экскурска дәшеп, китап тарихы, аны язу этаплары, китапханәдә урнаштыру тәртибе белән таныштырды, китапларга күзәтү ясалды.

"Татар әкиятләре иленә сәяхәт". Шул исемдәге чарага 8 санлы китапханә филиалы 18, 21 нче мәктәп укучыларын дәште. Әкият геройлары булып киенгән китапханәчеләр балаларга татар язучылары әкиятләрен хәтерләренә төшерде. Биредә шулай ук яңа китаплар белән танышу да мөмкин булды.

Түбән Мактамадагы балалар китапханәсендә Сергей Михалковның 100 еллыгына багышланган кичә, 7 филиалда Шарль Перроның тууына 385 ел уңаеннан театральләштерелгән чаралар үтте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250