Әлмәтлеләр эш эзли
Бүген мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды.
Анда шәһәр һәм районның 10 предприятие-оешмасыннан, болар Алнас ААҖ, Әлмәт транспорт идарәсе, Алсу оек-оекбаш фабрикасы, МУП ГУАД, УТТ-1, УРС-Сәүдә йорты җәмгыятьләренең , Темп, Надежда, Успех торак-эксплуатация участокларының кадрлар бүлеге вәкилләре чакырылган иде. Моннан тыш ярминкәдә катнашучылар яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге уңаеннан белешмәләр алдылар.
Агымдагы елның 1 февраленә мәшгульлек үзәгендә 1265 эшсез теркәлгән. Бу икътисади яктан актив халыкның 1,22 процентын тәшкил итә. Гыйнвар ае дәвамында үзәккә 269 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 61 проценты хатын-кыз, 9 проценты предприятиеләр тарафыннан эштән азат ителгәннәр, 5 проценты инвалидлар. Ел башыннан 57 кеше эшкә урнаша алган. Мәшгульлек үзәге мәгълүматы буенча бүген вакансияләр саны 814 берәмлек тәшкил итә. Аларның 70 проценттан артыгы эшче белгечлекләре буенча. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итү максатыннан финанс ярдәме күрсәтүләрен сорап 9 эшсез мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа