Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр электрон хезмәтләрдән файдалана ала

Россия Эчке эшләр министрлыгы электрон рәвештә тәкъдим иткән хезмәтләрдән әлмәтлеләр дә файдалана ала.

Реклама

www.gosuslugi.ru сайтында бер тапкыр теркәлеп, сез порталның барлык хезмәтләреннән, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткәннәреннән дә файдалана аласыз. Сүз уңаенда әйткәндә, министрлык 48 төрдә хезмәтен тәкъдим итә. Алар арасында хөкем ителгәнлек булу-булмау турында белешмә бирү дә, автотранспорт чарасын теркәү дә, шоферлыкка кандидатлардан квалификацион имтихан алу һәм аларга шоферлык таныклыгы бирү дә, вакыйгалар турында хәбәрләрне теркәү дә, шәхси сак бизнесы өлкәсендәге дәүләт хезмәтләре дә һәм башкалар бар. uslugi.tatar.ru сайтында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләргә, билгеле бер хезмәт алуга гаризаны бастырып алырга, транспорт чарасын теркәү өчен, таныклыкны алыштыру мәсьәләсе буенча, дәүләт техник күзәтчелеген узу өчен ЮХИДИ хезмәткәренә кабул ителүгә язылырга, фатирдагы сигнализация өчен түләргә була. Дәүләт хезмәте алуга электрон гариза язучылар чиратсыз кабул ителә, ә аларның гаризалары тизрәк карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: