Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Берлинда II Европа Сабантуе үткәрде

Былтыр безнекеләр Ригада тәүге евросабантуй үткәреп кайткан иде. Быелгысы 20 июньдә Берлинда булган. Анда Европа һәм дөньяның 22 иленнән татарлар катнашты.

Күпсанлы делегациягә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкчелек итте. Бәйрәмне татар, рус һәм немец телләрендә алып бардылар. Татар милли көйләре беркемне дә битараф калдырмады. Германия татарларының «Татарлар Дойчланд» берлеге рәисе Венера Вагыйзова Татарстанга, бигрәк тә Әлмәткә шушы кадәр мәһабәт тамашаны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Германиядә яшәүче татарлар моннан 13 ел элек үз Сабантуйларын оештырган булганнар. Һәм менә ничә еллардан соң Берлинда Европа Сабантуе колач җәйгән.

Сабантуйның абсолют батыры булып Әрмәнстан спортчысы Александр Абрамян калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса