Әлмәт таңнары

Әлмәтле Рамил Илалетдинов Германиядә дөнья кубогы ярышларында катнаша

Бүген Германиядә Халыкара паралимпия комитетының чаңгы узышы һәм биатлон буенча дөнья Кубогы ярышларының соңгы этабы старт ала.

Ул 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Вуокаттида (Финляндия) узган икенче этапта терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән һәм күрмәүче спортчылардан торган Россия җыелмасы тугыз медаль яулады, шуларның бишесе алтын.

Паралимпиячылар алдында чираттагы сынау. 19 гыйнварга кадәр Оберстдорфта чаңгы узышы, 23 еннән 26 сына кадәр Оберридта биатлон ярышлары үтәчәк.

Якташыбыз, узган ел әлеге спорт төрендә зур дөнья Кубогына ия булган Рамил Илалетдинов 15 км, спринт һәм 10 км арада чабарга планлаштыра. Рамил сүзләренчә, хәзер Алман илендә җылы һава торышы урнашкан. "Хәтта яңгыр ява", - ди.

Реклама

- Бу тау-чагы комплексында беренче тапкыр, трасса таныш түгел. Ләкин кәеф яхшы, хезмәткә һәм ярышка әзер", - дип язды спортчы социаль челтәрдә аралашканда. - Кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Фаразлар бирү авыр, чөнки һәр спортчы старт сызыгына шундый теләк белән баса. Вакыт күрсәтер".

Март аенда Рамил Сочида узачак Паралимпия уеннарында да катнаша. Мәгълүм булганча, 7 марттан 16 сына кадәр XI кышкы Паралимпия уеннарында 47 илдән 700 гә якын спортчы көч сынашачак. Россиядән барлык төр программада 64 спортчы катнашыр дип көтелә.

Уеннар вакытында делегация өч авылда яшәячәк: яр буенда керлинг һәм хоккей следж уенчылары, тау янында тау чаңгысы, паралимпия сноуборды осталары, Псехакода чаңгычылар һәм биатлончылар урнашачак. Бу уеннарда 5 спорт төре буенча 72 комплект медаль уйнатылачак. Шуларның 20 се чаңгы узышында. Әлмәтлеләр медальнең өчесе Рамил күкрәгенә эленер, дип өметләнә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: