Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте

Ул "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта 2013 елның 9 аенда компаниянең бюджет үтәлеше һәм ноябрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы геологик өйрәнүләрдә һәм нефть ятмаларын эшкәртүдә яңа технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңлады. Анда шулай ук бүлендек һәм бәйле предприятиеләр финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелек мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында нефть чыгаручы компанияләр кирәк-яраклары өчен коры төзелеш катнашмалары һәм бентонит порошоклар җитештерүче "Баулюкс" компаниясе заводында да булды һәм предприятиенең җитештерү линияләре, заводта кулланыла торган алдынгы технологияләр белән танышты. Республика башлыгы предприятие эшчәнлеген югары бәяләде һәм компания продукциясенә республикада, шулай ук аннан читтә дә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте, - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250