Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә язгы чакырылыш яхшы үтте

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланды.

Дүшәмбе видеоконференция режимында уздырылган брифинг әнә шуңа багышланды. Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин чакырылыш кампаниясенең оешкан төстә үтүен билгеләп үтте. Бу юлы армиягә каралучыларны нигездә урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар тәшкил иткән. Уку йортлары арасында әлмәтлеләр арасында политехникум лидерлык иткән. Безнең район бу юлы да хәрби белгечлеккә әзерләү буенча иң яхшылардан аталды. Армия сафларына озатылган 226 егетнең 102 есе "С" категорияле шоферлыкка укытылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса