Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары җыелды

Менә унтугыз ел инде "Татнефть" компаниясе бүлекчәләре карамагындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларының фестивале уздырыла. Аның быелгысы "Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсе канаты астындагы "Дружба" лагеренда үтте.


Балаларның очрашу урыны итеп "Дружба"ның сайлануы очраклы түгел. Агымдагы елда аның төзелүенә 50, ә "Җәлилнефть" идарәсенең оештырылуына 55 ел икән. Моннан тыш, Җәлил бистәсе дә үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә. Балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларының быелгы XIX фестивале әнә шул күркәм даталарга һәм Мәдәният елына багышланган иде.
Җәйне, табигатьнең әлеге иң күркәм чорын аеруча укучылар көтеп аладыр. Дәрес әзерлисе юк, имтиханнар, контроль эшләр артта калды, хәзер рәхәтләнеп ял итәргә дә була. Шөкер, Әлмәт, шул исәптән республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге шәһәр-районнар балаларына җәйге каникулларын файдалы, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып уздыру өчен барлык мөмкинлекләр бар. "Татнефть" ААҖ лагерьларында компания бүлекчәләре хезмәткәрләренең балалары гына түгел, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнеке дә ял итә, аларга да өлеш чыгарыла.
13 лагерьның һәммәсендә дә югары дәрәҗәдәге уңайлыклар һәм шартлар тудырылган. Балаларның ел саен җәйләрен биредә уздырасы килүләре аңлашыла. "Их, дүрт сменаны да шушында үткәрер идек", - диде без аралашкан балалар. Кайчандыр өч сменалы булган лагерьлар, ял итәргә теләүчеләрнең күп булуы сәбәпле, хәзер дүрт сменалы режимда эшли. Әмма ихтыяҗ һаман да күзәтелә.
- Компания балаларның җәе күңелле үтсен өчен барысын да эшли. Урын җитмәгәч, без лагерьларга өстәмә рәвештә корпуслар төзергә булдык. Быел "Юность", "Солнечный", "Березка" лагерьларында 60 ар урынга исәпләнгән яңа корпуслар барлыкка килде. Алар "Вишневая поляна", "Юбилейный", "Дружба"лагерьларында да сафка бастырылачак. Әгәр урын һаман да җитмәсә, тагын төзербез, - диде, фестивальне ачу тантанасында чыгыш ясап, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Без ел саен "Татнефть"нең профсоюз комитеты җитәкчелеге белән чираттагы фестивальне кайсында уздыру турында баш ватабыз, чөнки аларның 13 е дә яхшы торышта, табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Ярый монысында юбилейлар булып торуы ярдәмгә килә. Ә менә алар арасында уздырылучы бәйгегә йомгак ясау проблеманың да проблемасы.
Рөстәм Мөхәммәдиев предприятие җитәкчеләренә, профком рәисләренә балансларындагы лагерьларны карап тотканнары, балаларның рәхәтләнеп ял итүе һәм сәламәтлекләрен ныгытуына акча һәм көч кызганмаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
Фестиваль барышында компания адресына рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Әлмәт һәм Сарман районнары җитәкчелегенең дә төбәкләрнең социаль тормышын кайгырткан, балаларга зур игътибар биргән нефтьчеләргә ихтирам-хөрмәт хисләре зурдан. Безнең җирлектә узган әлеге балачак бәйрәменә хәтта Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән дә килделәр. РФ Нефть, газ тармагы һәм төзелеш хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Лев Миронов кунакчыл "Дружба" лагерен юбилее белән котлап диплом да бүләк итте. Нефть, газ комплексы һәм төзелеш хезмәткәрләре профсоюзларының Халыкара конфедерациясе генераль секретаре Мелик Мирзоевның да теләкләре изге.
- Нефтьчеләрнең югары һөнәри осталыгы, бай эш тәҗрибәсе һәм хезмәт сөючәнлеге, предприятиеләр һәм профсоюзларның тыгыз хезмәттәшлеге нефть чыгару буенча алга куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Алар ярдәме белән социаль объектлар да тәртиптә тотыла. Ял һәм сәламәтләндерү лагерьларының кышын компания хезмәткәрләре өчен ял базасы булып хезмәт итүе шулай ук шатлыклы күренеш. Киләчәктә дә социаль-икътисади бурычларны үтәүдә уңышлар юлдаш булсын, - диде ул.
"Җәлилнефть" идарәсе һәм "Дружба" лагере коллективына республика Профсоюзлар федерациясе дә Рәхмәт хатлары әзерләгән. Нефтьчеләр лагерьларының барысы да ил күләмендә дә иң яхшылардан санала. "Дружба" да искәрмә түгел. Узган елгы бәйге нәтиҗәләре буенча ул Россия Нефтегазстройпрофсоюзының иң яхшы сәламәтләндерү лагере булып танылган. "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов әйтүенчә, лагерь урынын инде хәзер нефть тармагы ветераннары булганнар сайлаган. Аны бораулаучылар белән төзүчеләр бергәләп төзегәнлектән, исеме дә дуслык хөрмәтенә әнә шулай аталган.

Дуслык үрләр яуларга, авырлыкларны җиңәргә, бәйрәмнәрне тагын да күңеллерәк итәргә ярдәм итә. Фестивальгә "Юность" ("Әлмәтнефть"), "Факел" һәм "Солнечный" ("Елховнефть"), "Березка", "Орленок" ("Азнакайнефть"), "Иволга" ("Баулынефть"), "Ландыш", "Юбилейный" ("Лениногорскнефть), "Вишневая поляна" ("Нурлатнефть"), "Космос" ("Прикамнефть"), "Сосновка" ("ТНГ-групп"), "Чайка" (УК "Татнефть-Нефтехим"), "Дружба" ("Җәлилнефть") лагерьларыннан җыелган балалар да бик тиз дуслашырга өлгерде. Фестиваль әләме күтәрелгәннән соң алар арасында көрәш башланды. Балалар скакалкада сикерделәр, эстафетада узыштылар, йөзделәр һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Спорт ярышлары барган арада сәхнәдән җыр-биюләр яңгырады. Таләпчән жюри алдында чыгыш ясаучыларга 15 минут эчендә нинди дә булса темага багышлап, сәнгать осталыкларын күрсәтеп бетерергә кирәк иде.

Шушында ук "Рухият" рухи яңарыш фонды рәсемнәр бәйгесен оештырган. Әлеге бәйге фестиваль кысаларында алтынчы елын уздырыла. Чыгышларны, рәсемнәрне караганнан соң күңел үзеннән-үзе сөенә - күз генә тимәсен, сәләтле балалар күп бездә!
Жюри нәтиҗәләр ясаганда балалар рәхәтләнеп биеде, яңа дусларының телефон номерларын алды. Сәгать телләре "Дружба"да инде дүрт сәгатькә якын булуыбызны күрсәтсә дә, вакыт тиз узды, хәтта көннең салкынлыгы да әллә ни сизелмәде. Фестивальне йомгаклау тантанасын балалар дулкынланып көтте. Бу аңлашыла да, йомгаклау өлешендә ярышларга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр бүләкләнә.
Рәсемне иң оста ясаучылар "Ландыш" лагеренда ял итә булып чыкты. "Солнечный" һәм "Юбилейный" шул рәвешчә икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Спорт ярышлары, иҗат бәйгеләре буенча да җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы вожатыйлар, лагерь начальниклары да пьедесталга күтәрелде. Фестивальдән бүләксез киткән лагерь һәм бала булмагандыр. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләк тапшырылганда шатлыклы авазлардан алан яңгырап торды. Киләсе елга фестиваль "Ландыш" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узачак. Фестиваль әләме "Лениногорскнефть" идарәсе профкомына тапшырылды.

Дамир Нуретдинов, Социалистик Хезмәт Герое:
- Безгә ял итәргә туры килмәде, балачагыбыз авылда эшләп үтте. Мондый лагерьлар безнең төшкә дә кермәде. Хәзерге балаларга карап сөенми мөмкин түгел, "Татнефть" һәм профсоюз оешмалары җитәкчелеге балаларга ресурсларын жәлләми. Лагерь ул алар өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу урыны да. Балалар үз эчләренә бикләнеп үсәргә тиеш түгел. Ветераннар исеменнән аларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлек тапкан, шартлар тудырганнарга рәхмәтебезне җиткерәбез. Мин мондый уңайлыклар безнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе, без тапкан байлыкның файдасы дип уйлыйм. Оныкларыбызның хезмәт җимешебезне күреп үсүләренә шатланабыз. Бу балаларга яхшы укысыннар, сәламәт булып үссеннәр өчен алшарт булып тора.
Нәфис Афзалетдинов, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры:
- Фестиваль дә, лагерьлар да елдан-ел матурлана бара. Хәзерге балаларга белем алу, тәрбияле, зыялы шәхес, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсү өчен бөтен шартлар бар. Безнең балачак үзгә булды. Хәтердә, мин беренче класста укыганда күкрәккә йолдыз кададылар. Һәм без шуңа сөенеп, очынып йөри идек. Бүгенге балаларның үзләре өчен тудырылганнарның кадерен белеп, файдасын күреп үсүен телибез.
Әнвәр Сафиуллин, Социалистик Хезмәт Герое :
- Мин төп Әлмәт кешесе. Бигәш авылын чыккач, тау буенда колхоз карамагында лагерь бар иде. Әтигә яхшы эшләгән өчен шунда путевка бирделәр. Мин ике ел рәттән - 1936-37 елларда шунда бардым. Балалар өчен лагерьлар кирәк дип саныйм. Әгәр мондый ял итү урыннары булмаса, алар урамда үсәләр, вакытларын файдасызга уздыралар бит. Ә урам маҗараларга бай. Шуны аңлый белгән, лагерьларга игътибарны киметмәгән җитәкчеләргә рәхмәт.
Тамара Щеглова, профсоюзларның Мәскәү федерациясе рәисе:

- 13 лагерьның да ел саен яхшы җиһазлар белән тәэмин ителүе, яңа корпуслар, спорт корылмалары төзелү "Татнефть"нең һәм профсоюзларның балалар турында нык кайгыртуын күрсәтә. Әлеге ял итү урыннарына чират торалар, димәк, балаларга биредә ошый. Алар монда балачак шатлыгын тоя. Ел саен уздырылучы фестиваль балаларны ярышырга өйрәтә. Бу үзенчәлекле ярыш. Биредә беренче урын алу мөһим түгел, үз лагереңның, профсоюз оешмасының эшен, уңышын күрсәтә белү әһәмиятле. Фестивальгә, "Татнефть"кә уңышлар, һәр теләгән бала ял итә алсын өчен лагерьларда урыннарның артуын телим.
Артем Акуляшин, 14 яшь:
- Мин лагерьда быел унынчы тапкыр ял итәм. "Березка"да ел саен яңа дуслар табам. Гомумән, лагерьда бик ошый, шартлар яхшы, вожатыйлар да әйбәт, тәмле ашаталар. Лагерь бик матур урынга урнашкан, саф һава. Ачык һәм ябык бассейннар, спорт белән шөгыльләнү өчен корылмалар бар, төрле түгәрәкләр эшли. Өченче сменага да калырга телим. Фестивальдә беренче тапкыр катнашуым. Миңа бик ошады монда. Безнең турыда онытмаган нефтьче абый-апаларга зур рәхмәт.
Азат Вәлиев, лагерьлар арасындагы фестивальләргә нигез салучы:
- Элек "Татнефть" ААҖ үзенең агроцех хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздыра иде. Мин, ул чактагы "Актүбәнефть" профкомы рәисе, зурлар өчен спорт һәм үзешчән сәнгать бәйрәмнәре бар, ә нигә балаларныкын да булдырмаска дип уйладым һәм бу уемны профсоюзларның республика комитетына җиткердем. Фикер хупланды. Беренче фестиваль моннан 19 ел элек Актүбә стадионында үтте. Ул чактагы фестивальгә төзелеш оешмалары лагерьлары да чакырылды. Азнакай районында барлыгы биш фестиваль оештырылды. Аларның дәвамлы булуы, балаларның, лагерьларның аңа җитди каравы нык сөендерә.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса