Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә яңа автобуслар һәм троллейбуслар кайтты [+фото] [+видео]

12 июнь көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында тантаналы шартларда яңа троллейбуслар һәм автобуслар файдалануга тапшырылды.

Юбилей бүләкләрсез булмый. Әлмәт быел аларны күпләп кабул итә, үзе дә төбәктә яшәүчеләрне күңелле үзгәрешләр, яңалыклар белән сөендереп тора. Менә монысына да шатланмый мөмкин түгел, барысы да заманча, уңайлы. Хәер, кешеләрнең фикере төрлечә, әмма анысы хакында соңрак.

Әлмәттә җәмәгать транспорты начар торышта иде дип әйтеп булмый. Вакытның яшен тизлегендә баруы һәрнәрсәдә чагылыш таба, билгеле. Заманасы белән яңа мөмкинлекләр, уңайлыклар арта, көнләп түгел, сәгатьләп гамәлгә кертелә. Шунысы мөһим, һәммәсен дә берьюлы үзләштереп бетереп булмый. Безгә, әлбәттә, зарлану урынсыз, һаман искечә яшибез, үзгәрешләрне тоймыйбыз дип әйтү гөнаһ булыр иде: нефтьчеләр башкаласы республикада барлык өлкәдә дә алгарыш кичерүчеләр исемлегенең башында ук тора. Чират җәмәгать транспортына да җитте. Болары яңача: автобусларда 2 мониторлы мультимедиа системасы урнаштырылган, шулай ук аларда тауларда йөрү өчен тау тормозы да каралган, троллейбуслар исә инвалидларга хезмәт күрсәтү өчен күчмә пандуслар белән җиһазландырылган, яңа транспорт электр энергиясен 30% ка кадәр экономияләргә дә мөмкинлек бирә. Җитәкчелек аларның табигатькә зыяны аз булуын да билгели. Димәк, Әйләнә-тирә мохитны саклау елында экологик яктан чиста транспортка ия булу да әһәмиятле.

Троллейбус һәм автобусларны федераль программа кысаларында сатып алуга ирешелгән. Моның өчен акча федераль, республика, җирле бюджетлардан һәм предприятиеләр хисабыннан бүленгән. Әлмәт транспорт идарәсе, шулай итеп, 10 троллейбуслы, транспорт предприятиеләре барлыгы 33 автобуслы булды. "Татнефть-ТрансСервис" һәм "ЕлховтрансСервис" җәмгыятьләре "Татнефть" компаниясе төркеме хезмәткәрләрен вахта белән йөртәчәк һәм ул газ-мотор ягулыгында хәрәкәт итә, димәк, экономияле дигән сүз. Әлмәт транспорт идарәсе җитәкчесе Александр Гурьянов белдергәнчә, предприятие алдагы елда да федераль программада катнашуга исәп тота, шәһәр урамнарына яңа троллейбуслар чыгару "тамырдан үзгәрешнең башы" гына икән. "Татнефть-ТрансСервис" җәмгыяте дә бер урында гына тору яклы түгел - планнарында автобуслар санын арттыру.

Алда саналганнар - Ленин мәйданына бөтен халык хозурына чыгарылган транспорттан тыш та Әлмәткә тагын 27 автобус кайтартылган. Булса була бит бүләк! "АПОПАТ" җәмгыяте үз хисабына шәһәр маршрутлары өчен 7 "НефАЗ" һәм шәһәрара рейслар өчен 20 "HYUNDAI" автобусы сатып алган. Алар озакламый Универсиадага да юл алачак икән әле, шулай ук Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарында хезмәт күрсәтерләр дигән ышаныч та бар.

Мәйданга җыелган әлмәтлеләрне юбилей бүләкләренә ия булу белән район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте һәм предприятие хезмәткәрләренә яңа транспорт ачкычларын тапшырды. Юлга кузгалганчы аларга Әлмәт яшьләре, атап әйткәндә "Almet Racing Club" автосөючеләр клубы әгъзалары да үзенчәлекле бүләк ясады - Россия флагы төсләре буенча бер сафка тезелгән машиналар Ленин мәйданыннан кузгалып, шәһәр урамнары буйлап узды, җәмәгать транспортына шул рәвешле сәлам юллады.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

P.S. Уңайлылыкка әйләнеп кайтып, шуны әйтәсе килә: өлкәннәр троллейбустагы утыргычларның биек урнашуыннан зарлана. Аннан соң уртадагы аралык та биредә тар эшләнгән. Пик сәгатьләрендә халык шыгрым тулгач, этеш-төртеш булачагын көт тә тор! Кирәкле тукталышыңда чыгып кала алсаң ярый ла! Ә икенче берәүләрнең күңеленә салон хуш килә, ул чынлап та матур, утыргычлары йомшак. Дөрес әйтәләр: тәм һәм төснең дуслары юк.

Наталья Служева

троллейбус йөртүче:

- Хезмәт стажым 24 ел. Элеккеге троллейбус белән бүгенгесе арасында аерма бик зур. Беренчедән, ул йомшак, тыныч йөри, кабинасы уңайлы. Икенчедән, утыргычка җылыту куелган, кышын бу бик шәп булачак. Салкыннар башлангач, салонда да җылы булыр дип уйлыйм.

Игорь Шаронов

"НефАЗ" автобусын йөртүче:

- 1990 елдан алып транспорт йөртәм, төрлесе белән идарә итәргә туры килде. Яңа автобуслардан мин бик канәгать. Аңа утырганга бер атна булды инде. Двигателе тыныч эшли, салон яңача, заказчыларга да ошый. Хәзер элеккеге автобусларга утырасы да килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250