Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы килде

Шушы көннәрдә шәһәребездә Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы булып китте.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов очрашу барышында кунакка районыбызның ирешкән уңыш-казанышларын бәян итте һәм нефть башкаласын үстерүгә бигрәк тә «Татнефть» компаниясенең саллы өлеш кертүен ассызыклады. Сабри Тунч Ангылы да үз чиратында төрек иленең үсеше хакында сөйләде. Элек Төркия белән Татарстанны телләр һәм тарихи тугандашлык берләштергән булса, хәзер инде сезнең республиканы икътисади потенциалы буенча беләләр, дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә Төркия белән Россия арасында товар әйләнеше 34 миллиард долларлык тәшкил итә, аналитиклар фаразы буенча инде 10 елдан бу сан 100 миллиардка җитәргә тиеш. Төрек инвесторлары Россия базарларын актив рәвештә үзләштерә башлаган. Бу инвестицияләрнең 25 проценты Татарстанга туры килә. Төркиянең Казандагы генераль консулы үзләрендә дә Россиядән, атап әйткәндә Татарстаннан инвесторларны күрергә теләвен әйтеп үтте. Һәм нәкъ менә тыгыз икътисади элемтә урнаштыру максаты белән агымдагы елның сентябрендә республикабызга Төркиянең икътисад министры килүе көтелә дә.

Сабри Тунч Ангылы яңа вазифада 11 ай гына эшли әле. Безнең шәһәргә дә аның тәүге тапкыр килүе. Әлмәт буйлап сәяхәт барышында кунак Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында, Казан Изге Анакай иконасы гыйбадәтханәсендә, Р. Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетебездә, туган якны өйрәнү музеенда, шарлавыклы буаларда, «Баулюкс Групп» ҖЧҖ һәм «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы ААҖ предприятиеләрендә булды.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы ахырдан калабызны бик ошатуын, Әлмәтнең чыннан да искиткеч матур, төзек шәһәр булуын һәм бирегә кабат-кабат ашкынып киләчәген билгеләп үтте.

Энҗе Хәсәншина, Рамилә Хәмидуллина

Муниципаль район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250