Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә спорт министры килде

Бүген Әлмәткә Татарстанның яшьләр эше һәм спорт буенча министры Владимир Леонов эшлекле визит белән килде.

Мәгълүм булганча, Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионат, аңа билетларны ничек алырга мөмкин булуы белән кызыксынучылар күп. Халыкка бу җәһәттән уңайлыклар тудыру өчен төрле юллар каралган. Министр катнашында район башкарма комитетының зур залында узган киңәшмәдә әнә шундый сорауларга җавап бирелде. Билетларны электрон хезмәтләр аша да алырга була. Шулай ук башкалабыз белән бергә республикада Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әлмәттә дә чемпионатка билет сату нокталары ачылган. Әлмәттә ул Чехов урамындагы 40 нчы йортта урнашкан.

Владимир Леонов калабыздагы спорт объектларында да булды, төбәктә киләчәктә 50 метрлы бассейн төзү кирәклеге дә искәртелде. Әлегә булган бассейннарның иң озыны 25 метрлы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса