Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә рәсми визит белән ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко килде

Район башлыгы Мәҗит Салихов белән алар районда эшләрнең торышы турында фикер алыштылар.


Игорь Марченко җирле хакимият органнарының контрафакт алкогольгә каршы көрәштә нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте: "Комплекслы административ ресурс кына картинаны чынлап үзгәртергә ярдәм итәр. Сүз җаенда, биредә эләккән "эшем ияләре" районнан китәләр. Димәк, сезнең районда андый фактларга киртә кую буенча зур эш башкарылган".

Игорь Марченко Әлмәттә шулай ук "Татарстанда алкоголь һәм кулланучылар базарларының торышы турында" республика киңәшмәсе үткәрде. Шунысы ачыкланды, кайбер районнарда алкоголь куллануның кимүенә куанырлык түгел икән: экспертлар фикеренчә, алкоголь әйләнеше кимүнең төп сәбәбе - аны контрафакт белән алыштыру.

Игорь Марченко Әлмәт районы мобиль төркеменең нәтиҗәле эшләвенә югары бәя бирде. Районда 2014 ел башыннан бирле законсыз әйләнештән 4264,4 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган, 1679, 62 литры юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250