Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә коррупциягә каршы комиссия килә

1 июньнән 11 енә кадәр Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшләячәк. Комиссия составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Алар шәһәрдә муниципаль сәүдәләрнең ничек оештырылуын тикшерәчәкләр, муниципаль контрактларның тулылыгын һәм үзвакытында төзелүен бәяләячәкләр. Төшеп калучы бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрне, җирле үзидарә органнары коллективлары...

1 июньнән 11 енә кадәр Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшләячәк.

Комиссия составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Алар шәһәрдә муниципаль сәүдәләрнең ничек оештырылуын тикшерәчәкләр, муниципаль контрактларның тулылыгын һәм үзвакытында төзелүен бәяләячәкләр. Төшеп калучы бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрне, җирле үзидарә органнары коллективлары эчендәге әхлакый климатны, җитәкчеләрнең эшлеклелек сыйфатларын тикшерәчәкләр. ТКХ өлкәсендә законнарның үтәлеше, «Балалар бакчасына электрон чират»ның ничек баруы да алар игътибарыннан читтә калмаячак.

1 июньдә 16 сәгатьтә район хакимияте бинасында (Ленин урамы, 39) ТР Дәүләт Советы депутаты Н.В. Кольгин гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 45-50-51.

ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет әгъзасы Мария Горшунова 2 июньдә 14 сәгатьтә Яшьләр үзәге бинасында (Ленин урамы, 21) эшмәкәрләр белән очрашачак.

Әлмәт районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча сораулар белән республика эксперт төркеме комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә була: 8 904 667 81 45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса