Әлмәт таңнары

Әлмәтчә зилзилә: тетрәү бар, паника юк

Якшәмбе көндез 12 тулганда Әлмәттә җир тетрәү күзәтелде.

Белгечләр бу күренешнең көчен Рихтер шкаласы буенча 4 балл дип теркәгән. Җир тетрәү нәтиҗәсендә корылмалар җимерелү, җир убылу очрагы булмады. Торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика объектлары да зыян күрмәде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе мәгълүматларынча, 8 декабрьдә 11 сәгать 44 минутта Әлмәт муниципаль районында, атап әйткәндә, Әлмәттән 10 км көнбатыш юнәлештә җир асты селкенүе күзәтелә. Бу тирбәлешне "Татнефть" компаниясенең фәнни-тикшеренү хезмәте терки. Аны Әлмәт, Рус Акташы, Түбән Мактама һәм Яшьләр бистәсе халкы да сизә. Тетрәүнең эпицентры Кәләй авылына туры килгән, диләр.

Кәләй урта мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары Фәридә Злобина фаразлавынча, әлеге күренешне өй эчендәгеләр генә сизгән булса кирәк.

-​ Мин ул вакытта урамда кар көри идем. Берни сизмәдем. Улым гына бөтен нәрсә хәрәкәткә килде, диде. Югыйсә, ул мәлдә урамнан транспорт та, тимер юлдан локомотив та узмады.

Реклама

Төбәккә хас булганга, бу вакыйганы Злобиннар җир тетрәү булгандыр дип фаразлаган.

Тетрәү шундук социаль челтәрдә яңгыраш тапты. Эльвира Сафиуллина атлы әлмәтле йорт җиһазындагы шудырмалы ишекнең ачылып китүен искәртте. Күпләр утырган урындыкта чайкалып куюлары турында язды. Икенчеләре исә берни сизмәүләренә аптырады.

Гадәттә, мондый күренешләрне җир маен суыру белән бәйләргә теләүләрен искә алып булса кирәк, "Татнефть"нең матбугат үзәге: "Җир тетрәү нефтьчеләр эшчәнлеге белән бәйле түгел", - дип шәрехләде. Һәрхәлдә, интернетта шундый сылтамалар пәйда булды. Анда ассызыкланганча, җир тетрәү төбәк өчен гадәти күренеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә нәрсә булуын ачыклау максаты белән 20 ләп кенә шалтырату килүне дә шуның белән аңлаталар.

Сүз уңаенда, Татарстанда җир тетрәү тектоник, ягъни җир кабыгының вертикаль хәрәкәте, техник һәм технологик эшчәнлек, шулай ук токымнарны җир асты сулары юу һәм башка шундый сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Республикада 7 балл көчендәге тектоник тетрәү сирәк күренеш. Галимнәр мәгълүматларынча, җир тетрәү 1845, 1865 һәм 1909 елда Казанда, 1851 елда Алабуга янында, 1886 һәм 1914 елларда Ромашкино ятмалары зонасында күзәтелә. Соңгы 20 ел эчендә республиканың көньяк-көнчыгышында төрле көчтәге 700 тетрәү теркәлгән. Шуларның 60 ка якыны гына сизелерлек булган. 8 декабрьдәгегә кадәр Әлмәттә соңгы тетрәү 2008 елның 29 маенда теркәлгән иде. Ул вакытта аның көчен 4-5 балл дип бәяләделәр. Ләкин әлеге тетрәү белән чагыштырганда ул елны тирбәлешне һәркем сизде. Хезмәткәрләрне дә эштән вакытыннан алда җибәргәннәр иде.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: