Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт үз гүзәл затларын котлады

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.

Гүзәллек бәйрәме “Нефтьче" Мәдәният сараенда узды. Тантанада район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

Район башлыгы гүзәл затларыбызга ихлас котлау сүзләрен җиткерде һәм районның төрле өлкәләре үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга, шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика  бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тамашачылар алдында сәнгать коллективлары, халык уен кораллары оркестры, инструменталь ансамбльләр чыгыш ясады. Танылган “Премьер-министр” төркеменең  чыгышы Әлмәт хатын-кызлары өчен көтелмәгән бүләк булды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса