Әлмәт юлларында һәлакәт туктамый
Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, ел башлану белән шәһәр һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә.
Моңа, билгеле, гыйнварның икенче атнасында һава торышының кинәт бозылуы сәбәпче булырга мөмкин.
Инспекторлар хәбәр итүенчә, 15 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча юлларда 7 һәлакәт теркәлгән. Шуның икесе бәрелешү, бер автомобиль әйләнеп капланган, өч автомобиль йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелгән. 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шуларның бишесе - балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа