Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт юллары 1 сентябрьгә төзекләндерелеп бетәргә тиеш

Әлмәт районында барган ремонт эшләре белән танышыр өчен шушы көннәрдә нефтьчеләр каласына үзенең эшлекле визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән алар шәһәр һәм районда барган ремонт эшләре, салынып беткән юлларны карап йөрде.

Агымдагы елда районда барлыгы 44 километр юл ремонтланырга тиеш. Бүгенге көндә Әлмәтнең бик күп урамнарында ремонтның кызган мәле. Заслонов, Ленин, Гафиатуллин, Нефтьчеләр, Бигәш, Радищев, К. Цеткин, Фәхретдин, Сөләйманова, 8 март, Шоссейлы һәм Индустриаль урамнарында өлешчә яки тулысы белән яңа юллар салына.

Барлык эшләрнең 70 % ы инде төгәлләнгән. Әлмәт районындагы 8 авылда юллар нормага салынган. Хәзерге көндә Новотроицкта ремонт эшләре бара. Ташлы-комлы катнашма юлы авыллардан тыш Дуслык һәм Урсала микрорайоннарына да салынырга тиеш.

"Татнефть" ААҖ е ел да район юлларын яхшыртырга акчалата ярдәм итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да юлларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән "Татнефть" ААҖ енә рәхмәтен белдерде.

- Сезнең хәлләр якын-тирә районнар белән чагыштырганда күпкә әйбәтәле. Чөнки сезнең җитди һәм ышанычлы ярдәмчегез- "Татнефть" бар. Ремонт эшләре билгеләнгән срокта бара. Кайдадыр инде эшләр тәмамланган да. Эшләрнең күп өлешен "Татнефтедор" автомобиль юллар идарәсе башкара. Аларда яхшы техника күп , ә иң мөһиме - аларның күпъеллык тәҗрибәләре бар, - диде министр, Әлмәт районында барган эшләрдән канәгать калып. Юлларны төзекләндерү эшләре 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Эшчеләрдән сыйфатлы итеп юл салу гына таләп ителми, аларны аннан соң дөрес итеп карап тотарга да кирәк булачагын искәртте министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса