Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт җырчысы Рамил Галимҗанов “Татар җыры” халыкара фестивалендә җиңү яулап, “Алтын барс”ка ия булды

Фестивальның "Алтын барс" сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сайланды

Кичә "Пирамида" комплексында "Татар җыры-2013" фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде.

Татар җыр сәнгате йолдызлыгын барлап, Айдар Галимов башкаруындагы "Кадерле җан" җыры белән башланган «Татар җыры-2013»нең йомгаклау тамашасында игълан ителгәнчә, фестиваль номинацияләре һәм җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнгән булып, аларны бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, репертуарларындагы иҗат җимешләре үрнәкләре белән үрелеп барды.

«Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булып «Сөйгәнең кем» җыры белән Әлмәт җырчысы Рамил Галимҗанов танылды һәм "Алтын барс"ка ия булды. Шәһәрдә булган бәйрәмнәрдә көр, үзенчәлекле тавышы белән тамашачыларны үзенә карата алган Рамилне әлмәтлеләр яхшы белә. Мәркәзебез сәхнәсенә менүе, әле танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы, ул гына да түгел, җиңүе зур казаныш ул!

«2013 елның музыкаль ташкыны» номинациясендә Алина Даутова «Ак күлмәкләрем» белән чыкты, ә Мәликә «Ярату» дигән җыйнак кына шоусы белән «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясе буенча "Алтын барс"ка ия булды. "2013 елның романтик җыры" номинациясендә Илдар Әхмәтов башкаруындагы "Чын күңелдән килә сөясем" өстенлеккә чыкты,«Ин яхшы альбом» номинациясендә җиңгән Ландыш Нигъмәтҗанованың "Мәхәббәт күзләреңдә" альбомындагы "Оныта алмадым" җыры тәкъдим ителде.

Ә алдагы өч номинациядә ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым сайланган иде: «Тамашачы мәхәббәте»ндә Рәсим Низамов "Яратып кавышканнар" һәм Зәйнәп Фәрхетдинова "Соңладың"; «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче Нәфкат Нигъмәтуллин "Өн белән төш арасында", Хәния Фәрхи "Син дөньяда яши дисәләр" җырлары белән чыкты,«2013 елның иң популяр җыры» дип Ришат Фазлыйәхмәтов башкаруындагы "Син кирәк" һәм Алина Сафиуллинаның репертуарындагы "Бәхет гөлем" табылды. Х.Фәрхи сүзләренчә, бу юлыгы "Алтын барс" сыны аның инде 14 нчесе һәм хатын-кыз җыр башкаручылар арасында иң күбе санала.

«Халык мәхәббәте» номинациясендә Нәфкат Нигъмәтуллинга бәхет елмайды.

Залны шаулатканнардан «Татар җыры легендасы» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева "Галигә барам әле"се белән һәм «Иң яхшы дуэт» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир Рахмаев "Бер картлыкта - бер яшьлектә" җыры белән янә сәхнәне ду китерде. Чыннан да, легендар җырчыбыз, бөтен гомерен татар җырына багышлаган кеше ул, без бергә эшлибез аның белән, дип, Салават Фәтхетдинов Хәмдүнә ханымны якын итеп тәбрикләде.

«Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңгән Ринат Рәхмәтуллин "Синең күзләр нигә моңсу" җырын тәкъдим итте. Аңа "Алтын барс" сынын тапшырганда "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, без балачакта өйрәнгән комбайн табышмагындагы ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә кебек син - барысын да үзең эшлисең, дип шаяртты.

«Иң яхшы видеоклип» Раяз Фасиховныкы булды һәм ул шушы "Минем белән кал әле" җырын башкарды.

Гүзәл Уразова коллективы «Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясендә, Фирдүс Тямаевның "Эх, гомер итәбез"е «2013 елның иң яхшы хиты» номинациясендә - беренче. Г.Уразова сүзләренчә, 11 нче концерт сезоны һәм бу аның 11 нче "Алтын барс" сыны.

Ә инде «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов. Салават "Мин яратам, сине Татарстан!" җыры белән рухландыргач, бу җырны "мин таратам сине, Татарстан" дип җырларга язмасын, дип тирән мәгънә салып сагайтты. Тамашачылар исә, олы хөрмәтен күрсәтеп, Салаватка аягүрә алкышлады.

"Татар-информ" буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса