Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт яшьләре Президент командасында булулары белән горурлана

"Президент белән бергә" хәрәкәтенең Әлмәт бүлеге яшьләре күңелле яши.

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көне уңаеннан оештырылган "Безнең республика: без булдырабыз! Без бергә! Республика көне белән, Татарстан!" дигән открыткалар эскизы бәйгесенә йомгак ясады. Әлеге бәйгедә җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшкән бүләкләр тапшырылды.

"Президент белән бергә" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмаларының "Без булдырабыз! Без бергә!" форумында оешкан иде. Әлеге хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү, Президент программасы һәм идеяларын тормышка ашыруга ярдәм итү. Бүген "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары барлык районнарда уңышлы гына эшләп килә. Һәр көнне хәрәкәт активистлары 150 ләп төрле чаралар оештыра. Хәрәкәтнең Әлмәт бүлеге активистлары ярдәме белән тормышка ашкан чараларның, акцияләрнең саны исә берничә дистәдән артып китә. Махсус символика төшкән баш киеме һәм футболкалар, кулларына яшелле-аклы әләм күтәргән активистларны Әлмәт чараларында күрергә инде шәһәрдәшләр дә күнегеп бетте.

Активистлар уңышлы гына башкарып чыккан чараларның иң эресе - июль аенда Әлмәт яшьләре белән иҗат фестивале уздыру. Паркта моңарчы күрелмәгән зур тамаша булды: джаз, капоэйр, брейк-данс һәм фольклор үзешчәннәре берьюлы бер сәхнәдә чыгыш ясады. "Солнечный" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Мин - лидер!" интеллектуаль уенын оештыру да хәрәкәт активистлары идеясы иде. Шәһәр стадионында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куйган графитти фестивале дә шушы команда тырышлыгы белән тормышка ашты. Бу җәйдә тарихка кереп калырдай тагын бер зур вакыйга булды: беренче тапкыр Әлмәт яшьләре район башкарма комитеты җитәкчесе белән ачыктан-ачык сөйләшү корды. Чара талантлы яшьләрне республика һәм Әлмәтнең сәяси тормышына җәлеп итү нияте белән оештырылды һәм мондый очрашуларның киләчәктә дә кирәклеген раслады.

Гомумән, соңгы елларда республикада җәмгыять эшләрендә актив катнашып, алдынгылыкка омтылган яшьләр артты. Аларга киләчәк мөһим, һәммәсенең дә иктисади һәм мәдәни яктан алга киткән республикада яшисе, эшлисе килә. Аның өчен бер команда булырга кирәклеген дә һәркем яхшы белә.

Айсылу Насырова - "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлеге активистларының берсе. Моңарчы шактый вакыт Казандагы бер иҗтимагый оешмада волонтер булып эшләгән, татар телен үстерү, яшьләрне республика эшчәнлеге белән таныштыруда үзеннән шактый өлеш керткән чын татар кызы ул.

- Минем өчен Республика җитәкчесе белән бергә булу - зур горурлык. Ничек инде үз илеңне якламыйча, республиканың киләчәген кайгыртмыйча яшәп була? Безнең эшчәнлек чын күңелдән башкарыла. Татарстан алга китсен, тагы да ныгысын дип аның үсеше өчен үзебездән дә күпмедер өлеш кертәбез, - ди КФУның журналистика бүлеген тәмамлаган белгеч.

Айсылу үзен ватанпәрвәр, дип саный. Хәрәкәтләрендә барлык 20-25 кеше дә аның кебекләр (алар эшендә башкача булмый да). Бик күп яшьләр аларның эшчәнлеген күреп, үз командаларына алуларын сорап килә икән. Иң активларын, билгеле, кабул итәләр.

"Стратегия 2020-2030" Президент программасы кысаларында эшләгәч, активистлар республика программаларын яхшы белә, аларның эшчәнлегендә үзләре дә катнаша. Һәрвакыт хәрәкәттә яшьләр, яңалыкка омтылалар һәм берничә елдан соң Татарстанның иң алга киткән төбәкләрнең берсе булачагына ышаналар.

- Эшебездә иң кызыгы, безнең эшчәнлекне бәяләүче яшьтәшләребезнең күп булуы. Һәр акция, чара узган саен күңелдә зур канәгатьләнү хисе туа: без булдырдык, дибез. Бер команда булып, күтәренке рухта эшләгәндә, үз алдыңа куйган максатлар, һичшиксез, чынга аша ул, - ди Айсылу. - Бәхет, тагын да матуррак тормыш эзләп читкә киткән кешеләрне һич кенә дә аңламыйм. Безнең республиканың киләчәге зур һәм өметле.

Филүзә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса