Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт урамнарын сугыш ветераннары фотолары бизи

Әлмәт урамнарында сугыш каһарманнарының портретлары куела башланды. Ленин урамында Нефтьчеләр мәйданы янындагы тукталышта Корбан Тимергалиев турындагы мәгълүмат урнаштырылган.

Корбан Тимергали улы Тимергалиев - кече сержант, аерым пулемет-артиллерия батальоны разведчигы 2 нче Белоруссия фронты составында көрәшә. Днепрны кичү өчен барган сугышта Тимергалиев яу кырыннан авыр яраланган командирны алып чыга һәм янәдән сугышка кушыла. Исән калган әллә ни зур булмаган төркем төп көч килгәнче плацдармны үз кулында тота. Каһарманлыгы өчен Тимергалиев III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Сержант икенче орденын Варшава янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ала.

Берлин өчен барган сугышларда да якташыбыз үзен кыю итеп күрсәтә. Разведчиклар төркеме составында ул немец блиндажына үтеп керә. Кул сугышында дошманның пехота взводы тар-мар ителә. 18 немец солдаты һәм офицеры пленга алына. Батырлыгы өчен Корбан Тимергалиев I дәрәҗә Дан орденын ала. Сугыштан соң ул шәһәрнең төзелеш оешмаларында эшли, фидакарь хезмәте өчен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә. 1982 елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса