Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт укучылары ГТО тапшырды

Бүген нефть каласының мәгариф оешмалары, мәктәпләр ГТО тапшырды. 2014 елдан РФ Президенты карары белән бу акция хәзер барлык укучылар, студентлар өчен мәҗбүри булачак.

Шуны күздә тотып, 14 апрель көнне барлык мәктәпләрдә ГТО нормаларын бирә башладылар.

16 мәктәп укучылары бик актив булды бу чарада. Озынлыкка сикерү, йөзү, йөгерү кебек физик күнегүләрдә һәр бала да бик теләп катнашты. Узган елны тапшырган ГТО нәтиҗәләре буенча алтын һәм көмеш баскычларга күтәрелүчеләр дә булган. Якынча 1300 бала үзләренең физик яктан нык булуларын күрсәтте. Студентлар һәм укучылар арасында ГТО тапшыру дәвам итәчәк.

ГТО тапшыруда 2016 елдан башлап халыкның бөтен категориясен дә җәлеп итү планлаштырыла. 2017 елдан башлап хөкүмәт программасына ярашлы 6-70 яшьлек барлык россияле дә ГТО тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса