Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт участковыйлары тораклы булды

Бүген районда участковыйлар өчен төзелгән ике административ-торак комплекс ачылды.

Аның берсе Камы-Исмәгыйль авылында, икенчесе Урсала бистәсендә. Әлмәттә 2013-2014 елларда Рус Акташы, Яңа Кәшер, Кәләй, Мәмәт авылларында да шушындый ук биналар ачылып, халыкка уңайлыклар тудырылган иде.
Урсалада әлеге вакыйга уңаеннан уздырылган тантанада Россия Федерациясенең эчке эшләр министры беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой, Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев катнаштылар. Александр Горовой Татарстанның участковыйлар өчен мондый комплекслар төзүдәге яхшы тәҗрибәсенә уңай бәя бирде, янәшәдә генә даими рәвештә полиция хезмәткәре булуның җәмәгать тәртибен саклауны яхшыртырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Татарстан ЭЭМ башлыгы киләчәктә тә административ-торак комплекслар төзелеше дәвам итәчәгени әйтте. 2016 елда Әлмәттә тагын ике бина төзү күздә тотыла.
Урсаладагы барлык уңайлыклары булган өч бүлмәле торак һәм административ бина ачкычы полиция капитаны, өлкән участковый Ленар Хаджиматовка тапшырылды. Хаджиматовлар гаиләсе шат. Өстәвенә гаиләдә арту көтелә - кечкенә уллары янына тиздән тагын ул өстәләчәк. Комплекстан тыш Ленар Хаджиматовка яңа "Патриот" машинасы ачкычы да тапшырылды.
Урсаладагы участок пункты 3500 кешегә хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса