Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт төзүчеләренең һөнәри осталык бәйгесе старт алды

Төзүчеләр көне алдыннан уза торган һөнәри осталык бәйгесе башланды.

Быел алтынчы тапкыр оештырылучы чарага күркәм гадәт буенча штукатурчылар старт бирде. Ярыш мәйданы буларак элеккеге йогышлы авырулар хастаханәсе сайланган. Бүгенге көндә биредә бинаны онкология диспансеры итеп яңарту эшләре бара.

Һөнәри осталык бәйгесендә 2 кешедән торган 3 звено: "АИСК"тан 2 һәм "Нефтестройэнерго" җәмгыятеннән бер звено катнашты. Алдагы еллардан аермалы буларак, штукатурчылар быел ярышны теоретик биремнән башлады. 30 сораудан торган тестны үтәргә егетләргә 15 минут вакыт бирелде. Биремне алар 11 минутта төгәлләде. "АИСК"тан Илдар Шәйхетдинов исә сынауны 9 минут дигәндә беренчеләрдән булып тапшырды. Тумышы белән Сарман районыннан булган конкурсант һөнәр серләренә Әлмәт политехник техникумында оештырылган курсларда төшенгән. 7 ел инде теоретик белемен "АИСК" фирмасы төзелешләрендә чарлый.

- Бу беренче катнашуым түгел. 2010 елда ярышып чирканчык алган идем. Шулай да дулкынландыра: кыска вакыт эчендә максимум сыйфат күрсәтергә кирәк бит, - ди Илдар. - Мин эшемнән дә, коллективтан да, хезмәтемне бәяләүләреннән дә канәгать. Хезмәтемне яратам.

Җиңү мөмкинлекләреңне ничек бәялисең дигән сорауга ул: "Үземне үзем мактый алмыйм, ләкин һәркем бәйгедә җиңүгә өметләнеп катнаша", - дип җаваплады.

Теория тәмамланганнан соң комиссия әгъзалары җавапларны тикшерүгә кереште, ә конкурсантлар бәйгенең гамәли өлеше узачак мәйданга юл алды. Катнашучыларга бер үк шартлар, бер үк эш күләме бирелде. Эш коралларын, төзелеш кирәк-яракларын барлаганнан соң бәйгенең иң кызык мизгеле башланды.

Алдагы елларда конкурсантларга диварның билгеле өлешен штукатурлау бурычы йөкләнсә, быел алар өслекне тигезләү белән мәшгуль булдылар. "Маячок" кую дип аңлатты биремне төзелеш мәйданы хуҗасы, "АИСК" фирмасы мастеры Артем Инюшев. Төп шарт - диварны тигезләгәндә материалны экономияләүне күздә тотып эш итәргә тиешләр. Конкурсантларның барысы да шулкадәр бирелеп керештеләр эшкә, хәрәкәтләренә күз дә иярерлек түгел. Осталарның эш алгоритмы үзләштерелгән: сөйләшмиләр дияргә мөмкин, бер-берсен хәрәкәтләрдән дә аңлыйлар булса кирәк.

Гамәли биремне шулай ук Илдар Шәйхетдинов звеносы беренче тәмамлады. Сүз уңаенда, аның "көрәштәше" Рубен Петров политехник техникумны тәмамлаган. Читтән торып Алабуга педагогия институтында укый. Производствога өйрәтүче мастер белгечлеген үзләштерә икән.

Комиссия рәисе, "УКС" директоры урынбасары Әлфия Дәүләтгәрәева быелгы бәйгегә "яхшы" билгесе куярлык дигән фикердә.

- Катнашучыларның барысы да үз һөнәренең осталары булып чыкты. Бу бигрәк тә гамәли өлештә ачык күренде. Энә күзеннән үткәргән кебек җентекләп карадык: 3 звеноның да эшләре сыйфатлы. Шулай да жирәбәдә 1 санын тарткан Шәйхетдинов һәм Петров звеносы теоретик биремдә 30 дан 28 дөрес җавап биреп алга чыккан иде, "маячок" куюда да комиссия аларның эше яхшырак дигән фикергә килде.

Бу бәйге белгечлеккә яшьләрне җәлеп итү, эшчеләрнең квалификациясен күтәрү, абруен таныту максатында оештырыла. Штукатурчыларның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле икәнлеген ачыкларга да ярдәм итә ул.

Икенче урынны "АИСК"тан абыйлы-энеле Алексей һәм Василий Едутовлар һәм "Нефтестройэнерго"дан Заһит Кочкоров белән Ихтияр Ураловлар звеносы бүлеште. Җиңүчеләр 10 августта Төзүчеләр көне уңаеннан Нефтьчеләр мәйданында узачак тантанада бүләкләнәчәк.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250