Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт тәҗрибәсен республика төбәкләре өйрәнде

Илдә һәр унынчы җинаять үсмерләр тарафыннан кылына. Ә республикада һәр егерменче җинаятьтә алар гаепле. Җәмгыятьне шомланырга мәҗбүр итә торган стастистика бу.

Ә иң аянычы, җәбер-золым, кансызлык һәм рәхимсезлек - үсмерләр җинаятенең үзенчәлекле билгесе буларак таныла. Хокук сакчылары "балаларның бик яшьли җинаять дөньясына эләгү һәм аның кырыс законнарына яраклашу ихтималы бу" дип искәртә.

Әлеге вәзгыятьне кисәтү - төрле ведомстволарның уртак мәнфәгате булырга тиеш. Әлмәттәге яшүсмерләр клублары эшчәнлеге шуның ачык чагылышы. Бу хакта балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең бездә узган күчмә утырышында искәрттеләр.

Чара шәһәрдәге яшүсмерләр клублары эшчәнлеге белән танышудан башланды. Делегация шәһәрдәге 32 яшүсмерләр клубының 4 есен һәм 16 нчы мәктәптә оештырылган "Закон һәм тәртип" штабын күреп китте. Биредә балалар өчен рәсем, әвәләп ясау, табигый материаллардан эшләнмәләр иҗат итү, нәфис сәнгать, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылган. Тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән социаль педагоглар эшли. "Радуга" клубында, мисал өчен, ай ярым эчендә генә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торган тугыз баланың алтысын исәптән төшерүгә ирешкәннәр.

- Авыр тормыш шартларында калган гаиләләрнең өйләренә йөрибез. Көнкүрешләрен күздә тотабыз, гаиләдә мөнәсәбәтләр ниндилеген ачыклыйбыз. Өлкәннәр белән балалар арасында каршылыклар булса, клубка чакыртып сөйләшәбез, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты әле бу эшкә ай ярым элек кенә керешкән социаль педагог Лилия Мортазина. - Кыска вакыт эчендә балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торган алты үсмерне туры юлга бастыру - тырышлыкның нәтиҗәсе.

Клубларны карап, балалар белән аралашып йөргәндә әлеге нәтиҗәләрне премьер-министр урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов та бәяләде.

- Әлмәттә совет чорындагы социаль-педагогик комплексларны саклап кына калмаганнар, ә һәрдаим игътибар таләп иткән балалар белән эшләүне системалы оештырганнар, - диде хөкүмәт рәисе урынбасары.

Ул шулай ук Әлмәт тәҗрибәсен өйрәнеп, аны бөтен республикага тарату ихтималы турында әйтте. Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикадагы 45 төбәкнең 23 ендә генә яшүсмерләр клублары оештырылган. Ә андыйларны бигрәк тә район үзәкләрендә оештыру зарури. Бу мәсьәләдә республика казнасына гына ышанып ятмаска, ә инициативалы шәхесләр, коммерцияле булмаган фондлар, оешмалар ярдәменә таянырга чакырды республика комиссиясе рәисе.

Очрашуда патриотик тәрбиягә игътибар арттыру зарурлыгы турында да әйттеләр. Кала кунакларына 16 нчы мәктәптәге "Закон һәм тәртип" штабы эшчәнлеге, аның форматы аеруча ошады. Әлеге командага тәртибенә карап һәм укуда уңышка ирешкәннәрне генә кабул итәләр. Ә алар мәктәптәге тәртип сагында тора.

- Мәктәпкә генә ышанмагыз. Белем йортларына балаларның мөнәсәбәте үзгә - анда аларны укыталар. Ә үсмерләр клубларына "ирек" дигән төшенчә хас. Алар бирегә кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен килә. Шуңа күрә клубларда билгеле бер юнәлеш буенча гына эшләмәскә, ә төрле профильне үстерергә кирәк, - дип искәртте Юрий Камалтынов. - Замана үзгәрә, балалар да башка. Бүген алар техник иҗат белән кызыксына, спортны өстен күрә. Үсмер клуб бусагасын тыңлаячакларына, аңлаячакларына һәм булышачакларына ышанып атлый. Шуны истән чыгармаска кирәк.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса