Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт тәҗрибәсен республика төбәкләре өйрәнә

Бүген Әлмәттә премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендәге балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Әлмәт эчке эшләр идарәсендә узучы пленар утырышта сүз балалар һәм үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү эшчәнлеге турында сүз барды.
Республика комиссиясенең күчмә утырышын Әлмәттәге яшүсмерләр клублары эшчәнлеге белән танышудан башладылар. Делегация шәһәрдәге 30 дан артык яшүсмерләр клубының 4 сендәге һәм 16 санлы мәктәптә оештырылган "Закон һәм тәртип" штабы эшчәнлеген күрде. Биредә балалар өчен иҗат итү, спорт белән шөгельләнү мөмкинлекләре тудырылган. Тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән социаль педагоглар эшли. "Радуга" клубында мисал өчен, ай ярым эчендә генә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торган 9 баланың 6 сын исәптән төшерүгә ирешкәннәр.
Әлеге нәтиҗәләрне премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов та бәяләде. Әлмәт тәҗрибәсен өйрәнеп, аны бөтен республикага тарату ихтималы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250