Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт тәҗрибәсе үрнәк

Әлмәтлеләр территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары булу белән нык бәхетле. Ник дигәндә, республикада башка төбәкләрдә ТОСМСлар юк дисәң дә була. Җирле үзидарә Советлары микрорайоннарны, ишегалларын төзекләндерүдә зур эш башкаралар. Быел да алар тарафыннан саллы хезмәт куелды.

Мәгълүм булганча, 23 майда ТОСМСлар буенча язгы рейд оештырылган иде. Баш предприятиеләр ул чакта планнары белән уртаклашты, район башлыгы күрсәткән җитешсезлекләрне бетерергә ышандырды. Район башлыгы Мәҗит Салихов 26-27 июльдә кабаттан ТОСМС биләмәләрен карап йөрде.

Тукталышның беренчесе 8 а ТОСМСында булды. Аның баш предприятиесе УПТЖ ППД төзекләндерү эшләренә каралган суммага Ленин, Заслонов, Шевченко, Җәлил урамнарындагы юл участоклары, җәяүлеләр сукмагы, отмоскалар ремонтланган, 7 кое өсте тәртипкә китергән, Җәлил урамындагы 17 нче йорт һәм 30 нчы балалар бакчасы янындагы юлда транспорт тизлеген киметү өчен 3 данә кабарынкы киртә булдырылган. Ленин урамындагы 47 нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ясау да күздә тотылган булган. Тик финанс җитмәү сәбәпле, әлегә бу хыялны тормышка ашырылмаган.

1 нче ТОСМС (баш предприятиесе "Система-Сервис" УК ҖЧҖ) Ленин урамындагы 85 нче йорт ишегалдына асфальт җәйгән. 16 нчы ТОСМС та ("УТТ-3" ҖЧҖ) Гафиятуллин урамындагы 33, Төзүчеләр проспектындагы 12 нче йортлар ишегалдындагы чокырлы юлларны ремонтлаган, Ленин урамындагы 106 һәм 108 нче йортлар арасындагы балалар мәйданчыгын төзекләндергән. Бу эшләргә планлаштырылган акча тулысынча үзләштерелгән.

Район башлыгын күреп, аның янына йортларда яшәүчеләр килде һәм моң-зарларын җиткерде. Өлкән яшьтәге апалар кайбер фатирларга сәгатьләп һәм тәүлекләп кеше кертүләрен, аларда әхлаксыз күренешләр күзәтелүен җиткерделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов шушында ук участок полицейскийларына әлеге фактлар уңаеннан чара күрергә әйтте. 16 а ТОСМСы ("Нефтегаз" ҖЧҖ) территориясендә яшәүчеләрне төнгә ишегалларында калдырылган машиналар борчый булып чыкты. "Тыз-быз йөриләр, музыка акырталар, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары ишегалларына керә алмый", - диде алар.

25 нче ТОСМСка ("ЕлховТрансСервис" ҖЧҖ) "Көнбатыш капка" микрорайоны беркетелгән. Мәҗит Салихов "Уют" торак милекчеләре ширкәте белән берлектә чокырлы юлларга агымдагы ремонт ясарга, чүп үләннәрне вакытында чабарга, утырткан агачларны карап үстерергә кирәклеген билгеләп үтте. Бигәш урамындагы 133 нче йорт каршындагы элек ЦТПга дип төзелгән бинага ТОСМС һәм яшүсмерләр клубын урнаштыру мәсьәләсен карарга да әйтелде. 2 нче ТОСМС (УК "Татнефть-Мехсервис" ҖЧҖ) Гафиятуллин урамындагы 3 нче йорт ишегалдын төзекләндерү белән мәшгуль иде. Эшләр 10 августка тәмамланачак. Моннан тыш "Татнефть" ААҖнең максатчан программасы нигезендә хоккей кортына заманча яңа өслек җәелгән. Микрорайон кешеләре нефтьчеләргә шушындый шартлар тудырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

12 а ТОСМСының баш предприятиесе УК "ТатнефтьЭнергосервис" Гафиятуллин урамындагы 28 нче йорт ишегалдындагы юлны ремонтлаган. 18 нче ТОСМСның баш предприятиесе "ТН Әлмәт-Ремсервис" ҖЧҖ дә асфальт җәйгән. 3 нче ТОСМСта ("Елховнефть" идарәсе) быел Вәлиев урамындагы 4 нче йорт ишегалдын тәртипкә китерү буенча эш алып барылган. Балалар уен мәйданчыгына яңа җиһазлар урнаштырылган. Шулай ук "Спартак" яшүсмерләр клубы бинасына ремонтны 10 августка тәмамлау күздә тотыла. 3 а ТОСМСы баш предприятиесе "АРСУ" ҖЧҖ төзекләндерелгән урыннарны карап тоту, кирәк урында аларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнә. 9 б ТОСМСы ("Әлмәтнефть" идарәсе) нигездә шәһәр паркында хезмәт куя. Моннан тыш ул агымдагы елда драмтеатрдан паркка илтә торган юлда брусчатканы алыштырган.

9 а ТОСМСының баш предприятиесе "Татнефть-ХимСервис" ҖЧҖ турында да бары тик җылы сүзләре генә әйтергә була. Алар тарафыннан быелга план нигезендә Тимирязев урамындагы 34 нче йорт ишегалды төзекләндерелгән, уен мәйданчыгы ремонтланган, чокырлы юллар тәртипкә китерелгән. Биредә дә Радищев урамындагы 55 а йортында яшәүчеләр район башлыгын уратып алды. Алар йортларын капиталь ремонт исемлегенә кертүләрен сорадылар, подъездларында сасы булуыннан, түбәдән су агуыннан зарландылар. "5 нче ЖЭУ"га урында ук күрсәтмәләр бирелде.

6 нчы ТОСМС балалар уен мәйданчыгына Камадан ак ком алып кайткан. Баш предприятие "Ямашнефть" идарәсе бүлеп биргән акчага "Радуга" хоккей тартмачыгы янында санузеллы вагон кую планлаштырыла. Төзекләндерү эшләренә "Татнефть" компаниясе аерым өлеш чыгарган. Монда да барлык эшләргә 10 августка кадәр нокта куелачак.

6 а ТОСМСы ( "ТНГ-АлГИС" ҖЧҖ) территориясенә сукырлар яши торган район керә. Фәхретдин урамындагы 59 нчы йорт ишегалдындагы юлларда чокырлар, асылмалы линияләр дә күзәтелә. Подъезд түбәләренә һаман да ремонт ясалмаган. Район башлыгы "Комплект+сервис" ҖЧҖ җитәкчелегенә актив эшләргә кирәклегенә басым ясады.

4 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Татнефтегазпереработка" идарәсе 16 нчы мәктәпкә ремонт эшләрендә ярдәм иткән, Габдулла Тукай һәйкәленә капиталь ремонт ясаган, яшәүчеләрнең үтенече буенча хоккей тартмачыгындагы сетка арттырылган, урамнарда үләннәр чабылган. "Альянс" ҖЧҖ Тукай урамындагы 19 нчы йорт ишегалдында чокырлы юлларны тәртипкә китергән. Тукай проспектындагы 25 нче йортта яшәүчеләр дә форсаттан файдаланып, моң-зарларын җиткерделәр. Алар йортның беренче катында урнашкан ресторанның төнге сәгать икегә кадәр эшләвен, тавышның һич кенә дә йокларга ирек бирмәвен, сәнәгать суыткычларыннан салкын бәрүен һәм башкаларны хәбәр иттеләр. Мәҗит Салихов комиссия төзергә һәм аның составына әлеге йортта яшәүчеләрне, төрле служба җитәкчеләрен кертергә тәкъдим итте.

13 нче ТОСМС территориясен төзекләндерү өчен "Татнефть" ААҖ баш предприятие "ТатАИСнефть" ҖЧҖгә бүлеп биргән акчага Тельман урамындагы 60, 64, Совет урамындагы 153 нче йортлар янындагы чокырлы юллар ремонтланган һәм асфальт җәелгән.

7 а ТОСМСына караган ("АПТС") 8 Март урамындагы 4, 4 а, 6, Тельман урамындагы 41 һәм 43 нче йортлар ишегаллары депутатлары тырышлыгы белән үзгәреш кичерә. Биредә машина кую өчен "кесә" ясалган, кайбер юлларга асфальт җәелгән, тротуарлар ясалган һәм башкалар. "7 нче ЖЭУ" да үз өлешен керткән.

22 нче ТОСМС ("Бурение" ҖЧҖ ) биләмәләренә Урсалы керә. Агымдагы елда Колхозная урамына 300 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелгән, суүткәргечкә ремонт ясала. Мәктәпкә ремонтка ясауга да ярдәм күрсәтелгән, хоккей тартмачыгы да алыштырылган.

20 нче ТОСМС ("Татнефтедор" ҖЧҖ АУАД) тарафыннан кече архитектура формаларын буяу, кипкән, авария хәлендәге агачларны кисү алып барылган. 15 нче ТОСМСта да (АБУ ТНС) шушындый ук эшләр башкарылган һәм Техснаб бистәсендәге Красноармейская урамына асфальт җәелгән, балалар мәйданчыкларына ком китерелгән. Базовая урамындагы 26 нчы йортта яшәүчеләр бу юлы да электр энергиясенең көчәнеше тотрыклы булмаудан зарланды.

8 нче ТОСМСның баш предприятиесе булган "Әлмәт торба заводы" ААҖ 17 нче мәктәп фойесына ремонт ясаган, "Восток" хоккей тартмачыгын төзекләндергән һәм башкалар. Кыскасы, планлаштырылган 1 миллион сум гына бу эшләргә җитмәгән.

23 а ТОСМСының баш предприятиесе "23 нче АПМК" ЯАҖ 24 нче мәктәпнең спорт залын ремонтларга һәм биредә самбо секциясе ачарга ниятләгән. Ассызыкланганча, секциягә йөрү бушлай булачак. Янәшәдәге 23 а ТОСМСы ("Торак сәясәте һәм ЖКХ департаменты" МАУ) Шевченко урамындагы 116, 120, 126 нчы йорт ишегалларына асфальт җәяргә планлаштыра.

"Радиоприбор" заводы ( 12 нче ТОСМС) Гафиятуллин урамындагы, 14 һәм 18, Төзүчеләр проспектындагы 11 нче йорт ишегалларында кер элү мәйданчыклары булдырган, балалар өчен таучыклар урнаштырган. "Электрон" яшүсмерләр клубында да үзгәрешләр булачак. Барлык бу эшләргә 2 миллион сумнан артык акча каралган.

"Таттелеком" ААҖ (5 нче ТОСМС) УКЖД "Новация" белән берлектә Җәлил урамындагы 45 нче йорт ишегалдындагы балалар уен мәйданчыгын карап тота. Микрорайонда ишегалды бәйрәмнәре уздыру өчен ачык сәхнәле урын да бар. Әмма ул бүген бик аянычлы хәлдә. Монда яшьләр кичләрен җыелып сыра эчәләр һәм шешәләрен шушында гына атып бәрәләр, ахрысы. Бу корылманы 15 көн эчендә тәртипкә китерергә әйтелде.

"Татнефтепром" ААҖ 5 а ТОСМСына караган территориядә урнашкан 19 нчы балалар бакчасының территориясенә асфальт җәйгән. 20 нче балалар бакчасына да ремонт ясауда ярдәм күрсәтелгән. Микрорайонны төзекләндерүгә баш предприятие тарафыннан җиде ел эчендә 40 миллионга якын акча тотылган.

"Алнас" ААҖ (17 нче ТОСМС) 2012 елда квартал эчләрендә эш алып баруга 2450 мең сум акча бүлеп биргән. Шуның 1300 меңе хоккей тартмачыгы вагонына, Чернышевский урамындагы 45 һәм 47 нче йорт ишегалдына юлларга ремонтка тотылган. 600 мең сумы 13 нче мәктәпнең сәламәтлек саклау пунктын ремонтлауга китәчәк, калганы 65 нче балалар бакчасына юнәлтелә.

7 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Арслан" ҖЧҖ дә "7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ белән берлектә шәһәрне төзекләндерүгә өлеш кертә. Агачлар, бордюрлар, кече архитектура формалары буялган, 27 машина чүп-чар түгелгән, корыган агачлар киселгән, Герцен урамындагы 94 нче йорт ишегалдының 3-4 подъезд алдына тротуар салынган. Әлеге эшләрне 7 нче ЖЭУ башкарган. "Арслан"лылар төзекләндерү эшенә соңрак керешәчәк.

"Татойлгаз"ААҖ (9 нчы ТОСМС) карт тупылларны кисү, чокырлы юлларны тәртипкә китерү, тузган сарайларны юк итү белән шөгыльләнгән.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ (7 д ТОСМС) эш планына Тимирязев урамындагы 2 а йорты территориясен төзекләндерү, балалар мәйданчыгына кече архитектура формаларын урнаштыру, Маяковский урамындагы 65 һәм 67, Фәхретдин урамындагы 37 а һәм 39 нчы йортлар алдына эскәмияләр, чүп савытлары кую, авария хәлендәге тупылларны кисү кертелгән. Эшләр 1 августта башланырга тиеш.

"СМП-Нефтегаз" ААҖ (10 нчы ТОСМС) яшәүчеләрнең үтенече буенча Промышленная урамындагы 2, 2 б, 4, 6 нчы йортлары янына металл рәшәткәләр ясап куйган. Шулай ук беркетелгән территориядә чисталык урнаштыруга да өлеш керткән. Нариманка инеше дә чистартканнан соң челтерәп ага башлаган. Әлеге микрорайон кешеләре бик рәхмәтле булып чыкты. Промышленная урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр балалар уен мәйданчыгын да койма белән әйләндереп алуларын сорады. Бу эш "Комплект +сервис" җәмгыятенә йөкләтелде.

21 а ТОСМСында ( райпо) эшләргә дә эшләргә әле. Юллар ясалмаган, бар урында да үләннәр чабылмаган. Район башлыгы Больничная урамындагы 6 нчы йортны барып карады. Әлеге йортта яшәүчеләр подъездга керү баскычларының аянычлы хәлдә булуы турындагы сорауны күтәреп чыккан булган. Ниһаять,"Альянс Плюс" җәмгыяте бер баскычны тулысынча алыштырган. Тагын бер баскыч алыштырылачак, ә өченчесе ремонтланачак. Мәҗит Салихов бу йортны тәртипкә китерергә әйтте, ишегалдындагы юлга асфальт җәю өчен җирле бюджеттан акча бүлеп бирәчәкләрен җиткерде. Әлбәттә, идарәче компания дә үз өлешен кертергә тиеш.

"Татнефтеотдача" ААҖ 11 нче ТОСМС биләмәсендәге 26 нчы балалар бакчасына веранда ясап биргән, квартал эчендәге коймаларны, балалар мәйданчыкларын һәм башкаларны ремонтлаган. Боларның барысына 687 мең сум акча тотылган. 19 нчы ТОСМСның баш предприятиесе "СЗМН" ААҖ АРНУ төзекләндерү эшләре планына Кошевой урамындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китерүне, Геофизика урамындагы 15 нче ишегалдында балалар мәйданчыгы ясауны керткән.

Соңгы тукталыш 14 нче ТОСМСта булды. Бу Түбән Мактама бистәсе җирлеге. Садовая урамындагы 21 нче йорт ишегалды күпләргә үрнәк булырлык. Биредә яшәүчеләр бары тик юлга асфальт кына җәегез, калганын үзебез эшлибез дигәннәр. Һәм сүзләрендә торганнар - хәзер нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерелгән ишегалды гөлбакчага әйләнгән. Җирлек башлыгы Әлфия Слесарева "Татнефть"нең ярдәме белән тагын биш ишегалдының төзекләндереләчәген, өч урамга асфальт җәеләчәген җиткерде. Балаларны уен мәйданчыклары урнаштырып, шатландыру да дәвам итә.

Район башлыгы Мәҗит Салихов ике көн дәвамында карап йөрүләргә йомгак ясап, күрелгәннәрдән канәгать булуын, быелга планлаштырганнарның күбесенең үтәлүен билгеләп үтте, төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Татнефть" карамагындагы һәм башка предприятиеләргә дә рәхмәтен белдерде. Күптән түгел генә калабызда булган хөкүмәт комиссиясе дә ТОСМС эшчәнлеге белән танышкан иде. Бу уңайдан Министрлар Кабинетында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булачак һәм Әлмәт тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылачак.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов та тәэсирләре белән уртаклашып, җирле үзидарә Советларында участковойлар өчен шартлар тудырылуын, ачыкланган фактлар буенча эшләячәкләрен ассызыклады, халык белән ике арада тыгыз элемтә торып эшләгәндә дә көткән нәтиҗәгә ирешеп булуын искәртте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250